Татарстан Республикасы муниципаль районнарында яңа агротехнологик класслар ачылды

2026 елның 2 сентябре, чәршәмбе

Белем көнендә Татарстан Республикасының Алексеевск, Аксубай һәм Чүпрәле муниципаль районнарында «Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү» илкүләм проектының «Агросәнәгать комплексында кадрлар» федераль проекты буенча агротехнологик класслар ачылды.

Иске Чүпрәле күп профильле лицеенда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рөстәм Гайнуллов «Агроинженерия» юнәлеше буенча агротехнологик класс ачуда катнашты. «Биредә укучылар заманча технологияләр белән танышу, авыл хуҗалыгы инновацияләрен өйрәнү, үзебезнең республика үсешендә төп роль уйный торган һөнәрдә беренче адымнарны ясау мөмкинлеге алачаклар», - диде министр урынбасары.

Алексеевск һәм Аксубай муниципаль районнарында фән, мәгариф һәм инновацион технологияләр бүлеге башлыгы Алмаз Гамиров агротехнологик класслар ачуда катнашты һәм федераль проектны гамәлгә ашыру мәктәп эскәмиясеннән алып агросәнәгать комплексы предприятиеләренә кадәр кадрлар әзерләүнең «җөйсез траекториясен» булдыруга юнәлдерелгән, бу мәгариф учреждениеләрен һәм бизнесны берләштерә торган системаны булдыруга ярдәм итәчәк, дип билгеләп үтте.

Республикада быел барлыгы 25 муниципаль районда 60 агротехнологик класс ачу планлаштырыла. Аларны булдыруның максаты - гомуми белем бирү оешмасының, профильле югары уку йортларының, профильле көллиятләрнең һәм эш бирүчеләрнең үзара хезмәттәшлеге исәбенә агросәнәгать комплексы өчен кадрларны өзлексез әзерләү системасын булдыру.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International