Татарстан Республикасында урып-җыю кампаниясе 78%ка төгәлләнгән - игеннәр 861 мең гектарда суктырылган, 3 млн тоннадан артык бөртекле культуралар җыелган, уртача уңдырышлылык - 35,3 ц/га. Урып-җыю кампаниясендә 3100 ашлык җыю комбайны эшли.
Татарстан Республикасының Аксубай, Әтнә, Балтач, Кукмара, Мамадыш, Минзәлә һәм Тәтеш муниципаль районнарында бөртекле культураларның уңышы гектардан 40 центнердан артып киткән.