Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районында Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы ветераны Рафаил Шәйхиевны котладылар.
Рафаил Шәйхиев үзенең 75 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Хөрмәтле ветеран-аграрчы күп еллар нәтиҗәле хезмәте белән Балык Бистәсе районының һәм Татарстан Республикасының социаль-икътисадый куәтен ныгытуга үзеннән зур өлеш керткән шәхес.
Үзенең һөнәри эшчәнлеге елларында ветеран Татарстан Республикасы һәм Балык Бистәсе муниципаль районының агросәнәгать комплексы оешмаларында җитәкче вазыйфаларда, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә механизация бүлеге башлыгы һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының инженер-техник сәясәт бүлеге башлыгы булып уңышлы эшләде.
Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм Татарстанның агросәнәгать үсешенә керткән зур өлеше өчен Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының Ветераннар советы Президиумы тәкъдиме белән юбилярга «ТАССР төзелүгә 100 ел» медален Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән Балык Бистәсе муниципаль районы башлыгы Радик Исламов һәм Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Рөстәм Вәлиуллов тапшырдылар.
Бүләкләүдә шулай ук «Татагролизинг» АҖ генераль директоры урынбасары Илһам Вәлиев, юбилярның элеккеге хезмәттәшләре һәм якыннары катнашты.