«МедиаПоле» мәгълүмати проектларның Илкүләм премиясенә гаризалар кабул итү дәвам итә

2026 елның 1 сентябре, сишәмбе

«Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы кысаларында Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан оештырылган «МедиаПоле» мәгълүмати проектларның Илкүләм премиясенә гаризалар кабул итү дәвам итә, алар 30 сентябрьгә кадәр кабул ителә. Бу блогерлар һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре өчен профессиональ танылу, медиаиндустриянең әйдәп баручы экспертлары белән танышу һәм үз медиапроектларын үстерү өчен ярдәм алу мөмкинлеге.

Хәзерге вакытта Россиянең дистәләгән төбәгеннән проектлар килә. Чарада катнашу өчен рәсми сайтта гариза тутырырга, инде басылып чыккан материалга сылтама беркетергә һәм, ни өчен нәкъ менә сез үзегезне финалист булырга лаек дип саныйсыз, дигән сорауга җавап биреп, бер минутлык видеовизитка яздырырга кирәк.

Жюрига бәяләү өчен видеороликлар, журналист материаллары, репортажлар, документаль фильмнар, автор блоглары, фоторепортажлар, интернет-ресурслар, медиаплатформалар, мәкаләләр сериясе яки мультимедиа проектлары җибәрергә була. Иң мөһиме - бу эшләр авыл территорияләрен, агросәнәгать комплексын, авыл туризмын үстерү турында, заманча һөнәрләр яисә үз хезмәтләре белән авылны яхшы якка үзгәртүче кешеләр турында булырга тиеш. Гаризаны 18 яшьтән өлкәнрәк булган теләсә кайсы РФ гражданы бирә ала.

Ел саен меңләгән автор үз эшләрен җибәрә, әмма финалга бары тик иң яхшылары гына чыга. Экспертлар бәяли торган проектларны нәрсә берләштерә соң? Җавап кыйммәтле техника булуда да, миллионлган аудиториядә танылган булуда да түгел. Экспертлар теманың актуальлеген, эшнең премия тематикасына туры килүен, аның иҗтимагый әһәмиятен, идеянең оригинальлеген, башкару сыйфатын, аудиторияне кызыксындыру мөмкинлеген, видеовизитканың креативлыгын бәяли. Узган сезонда иң югары бәяләрне реаль тарихлар, автор карашы һәм Россия авыллары территорияләрен үстерү темасына кызыксыну булган проектлар алган иде.

"МедиаПоле" катнашучыларга гади конкурс бирми торган мөмкинлекләр ача. ача. Октябрь ахырында бөтен илдән 120 иң яхшы автор медиасфераның әйдәп баручы вәкилләре белән ике көнлек эшлекле программада очрашачак. Финалга чыгучыларны белем арттыру чаралары, яңа танышулар һәм тәҗрибә уртаклашу, заманча медиаүзәкләргә бару көтә. Финалистларның юл, тору һәм туклану чыгымнарын оештыручылар үз өстенә ала.

Бүләкләү тантанасында җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр һәм сертификатлар тапшырылачак. 2026 елда премиянең гомуми приз фонды 5 000 000 сум тәшкил итә. Бу акчалар авторларга медиапроектларны үстерергә, аудиторияне киңәйтергә һәм контентны яңа дәрәҗәгә чыгарырга ярдәм итәчәк. Оештыручылар тагын бер кат искәртәләр, Премиядә катнашу бушлай, ә гаризаны 2026 елның 30 сентябренә кадәр бирергә мөмкин. Әгәр дә сездә бөтен илгә күрсәтерлек авыл территорияләрен үстерү турында тарих яисә вакыйга бар икән, нәкъ менә хәзер сез үзегезне күрсәтә аласыз.

Рәсми сайтта катнашуның төгәл шартлары биредә бирелгән: http://медиаполе.рф

2025 елда Премиядә катнашуга илнең 79 төбәгеннән 1,5 меңнән артык гариза кергән. Финалга 100 иң яхшы автор чыкты һәм алар Мәскәүдә ике көнлек белем арттыру программасында катнашу өчен җыелдылар. Җиңүчеләр дипломнар, сертификатлар һәм бүләкләр алдылар - приз фонды 4,5 млн сум булган иде.

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International