Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры каршындагы Коррупцииягә каршы көрәш комиссиясенең һәм дәүләт граждан хезмәткәрләренең хезмәт тәртибенә карата таләпләрне үтәтү һәм мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу комиссиясенең, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы структур бүлекчәләренең бүлек башлыклары катнашында, киңәйтелгән утырышы булды.
Киңәшмәне министр урынбасары, Комиссия рәисе урынбасары Марат Җәббаров уздырды.
2013 елның 9 аенда прокуратура органнары тарафыннан ачыкланган коррупцииягә каршы көрәш турындагы законнарны бозу очракларын берләштерү буенча әзерләнгән аналитик нәтиҗә белән кадрлар бүлеге башлыгы Алмаз Кәшапов чыкты.
Аудит һәм коррупцииягә каршы көрәш эше бүлеге башлыгы Расил Гыйләҗев бюджет акчаларыннан, шул исәптән гаилә терлекчелек фермаларын үстерүгә һәм яңа эш башлаучы фермерларга ярдәм итү өчен субсидияләр бирүгә бүленгән акчалардан, максатчан файдалануны тикшерү нәтиҗәләре турында сөйләде.
Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре бүлеге башлыгы Александр Дружин дәүләт мөлкәтеннән файдалану өлкәсендәге законнар таләпләрен үтәү темасына чыгыш ясады.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының 2012-2014 елларга коррупцииягә каршы көрәш программасы чараларын үтәү турында Комиссия секретаре, кадрлар бүлегенең 1 разрядлы өлкән белгече Рәшит Бикмуллинсөйләде.
Исегезгә төшерәбез, министрлыкның рәсми сайтында “Коррупцииягә каршы көрәш” дигән махсус бүлек бар, анда коррупцииягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру кысаларындагы чараларның Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан үтәлеше буенча мәгълүмат урнаштырылган.