«Россиянең югары социаль нәтиҗәлелек оешмасы» конкурсына гаризалар кабул итү дәвам итә

2026 елның 8 мае, җомга

Россия Федерациясе Хөкүмәте күрсәтмәсе белән гамәлгә куелган «Россиянең югары социаль нәтиҗәлелек оешмасы» бөтенроссия конкурсына гаризалар кабул итү дәвам итә.

Чараның төп максаты - социаль бурычларны хәл итүдә һәм илкүләм үсеш максатларына ирешүдә югары нәтиҗәләр күрсәтүче Россия предприятиеләрен эзләү. Конкурс шулай ук уңышлы тәҗрибәне өйрәнүгә һәм таратуга, социаль партнерлыкны ныгытуга юнәлдерелгән. 

Конкурс 2000 елдан бирле ел саен үткәрелә һәм оешмаларга персонал белән эшләү, хезмәтне саклау, корпоратив культураны һәм сәламәт яшәү рәвешен үстерү өлкәсендә үз казанышларын күрсәтергә мөмкинлек бирә.

2026 елгы бәйгегә 17 номинация кертеләчәк. Катнашуга, милек рәвешләренә, кайсы тармакка каравына яисә оештыру-хокукый рәвешенә бәйсез рәвештә, Татарстан Республикасында теркәлгән оешмалар кертелә.

Баш юридик зат белән килештереп, филиаллар да катнаша ала. Конкурсның ике этабында да катнашу тулысынча бушлай. Оешма берьюлы берничә номинациядә катнашуга гариза бирергә хокуклы, әмма аларның һәркайсы өчен аерым гариза бирелергә тиеш. 

Төбәк этабында катнашу өчен Татарстан компанияләренә 2026 елның 10 июненә кадәр (шул көнне дә кертеп) «Мониторинг» программа-мәгълүмат комплексының (ПИКның) электрон кабинетында теркәлергә кирәк: https://ot.rosmintrud.ru/.

Системага керү мөмкинлеге (логин һәм пароль) комплексның төп битендә гариза тутырылганнан соң автомат рәвештә барлыкка килә. Өстәмә мәгълүматны Татарстан Республикасы Хезмәт, социаль яклау һәм демография министрлыгының рәсми сайтында түбәндәге сылтама буенча табарга була: http://(https://mtsz.tatarstan.ru/2026-god-9034129.htm).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International