Нәтиҗәләр һәм фаразлар

2013 елның 16 декабре, дүшәмбе

16 декабрьдә «РМА-Яңалыклар» («РИА-Новости») Матбугат үзәгендә Россия авыл хуҗалыгы министры Николай Федоровның матбугат конференциясе булды. Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы узып баручы ел йомгакларын игълан итте һәм киләсе елга илебезнең агросәнәгать комплексы алдында торган кайбер мөһим бурычларны атап китте. Журналистлар белән аралашу барышында каралган мәсьәләләр арасында: авыл хуҗалыгы җитештерүенә һәм фәнни тикшеренүләргә дәүләт ярдәме, Россиядә органик авыл хуҗалыгының перспективалары, ГМО куллану проблемалары, авыл хуҗалыгы продукциясен экспортлау һәм импортлау, бөртекле ашлык базарын үстерү кебек мәсьәләләр бар иде. Матбугат конференциясендә кайбер башка актуаль темалар да күтәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International