Бүген «Казан» агросәнәгать паркында Татарстан Республикасы бакчачылары съезды узды. Анда Татарстан Республикасы Бакчачылар берлеге идарәсе рәисе Илья Слесарский, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рөстәм Гайнуллов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары Нәҗип Хаҗипов һәм республика бакчачылары катнашты.
2017 елдан бирле республикада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән бакчачыларга ярдәм итү буенча системалы эш алып барыла. Коммерциягә карамаган бакчачылык ширкәтләре (СНТлар) инфраструктурасын үстерүгә бюджеттан 6 млрд 350 млн сумнан артык акча юнәлдерелгән.
Рөстәм Гайнуллов үз чыгышында түбәндәгеләрне билгеләп үтте: агымдагы елда бакчачылык ширкәтләре ихтыяҗларын үтәү өчен 750 млн сум акча бирелгән, шулардан: 300 млн сум - СНТларга керү юлларын ремонтлауга; 148 млн сум - су белән тәэмин итү объектларын ремонтлауга; 2 млн сум - каты көнкүреш калдыклары мәйданчыкларын ремонтлауга; 300 млн сум - электр челтәре объектларын ремонтлауга. “Энергетикага аерым игътибар бирелде - бирелгән 300 млн сум узган ел күрсәткечләреннән өч тапкырга артыграк. Бу киеренкелек үзгәрешләре проблемаларын тизрәк хәл итәргә, электр белән тәэмин итүнең ышанычлылыгын арттырырга һәм электр челтәре җайланмаларының өзлексез эшләвен тәэмин итәргә ярдәм итәчәк”, - дип өстәде министр урынбасары.
Бакчачылык инфраструктурага кертемнәр бакчачылар файдалана торган конкрет, иң кирәкле объектларга юнәлдерелә. Узган елларда дәүләт ярдәме белән республикада коммерциягә карамаган бакчачылык ширкәтләренең торышын үзгәртүгә китергән зур күләмле эшләр башкарылды.
Нәҗип Хаҗипов, съездда катнашучыларны сәламләп, болай диде: “Татарстан Республикасы бакчачылык ширкәтләре инфраструктурасын модернизацияләү буенча лидер булып тора. Республикада илебезнең башка субъектларына үрнәк булырлык проектлар уңышлы гамәлгә ашырыла. Бүгенге көндә бу мондый ярдәмнән шактый күп бакча ширкәтләре файдалана. Әлеге карар бакчачыларда ышаныч һәм уңайлы яшәү мөмкинлеген арттыра һәм катлаулы техник инфраструктураны карап тоту һәм ремонтлау авырлыгын җиңеләйтергә мөмкинлек бирә”.
Ул, Татарстанда бакчачылык ширкәтләре ял итү урыннары гына түгел, ә мөһим социаль-икътисадый ресурс та, дип билгеләп үтте. «Алар кече хуҗалыкларны үстерүгә ярдәм итә, сыйфатлы, экологик чиста авыл хуҗалыгы продукциясе белән тәэмин итә, шулай ук төбәкнең экологик иминлегендә шактый зур роль уйный», — дип ассызыклады Нәҗип Хаҗипов.
Татарстан Республикасы бакчачылары съезды кысаларында шулай ук «Локоло» дәүләт мәгълүмат системасын (ГИС) кертү, янгын куркынычсызлыгы чаралары, электр энергиясе өчен түләү системалары, «СНТларны газлаштырып бетерү» һәм «СНТларны газлаштыру» программаларында катнашу мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде.