Бүген Казанда яңа ел алды авыл хуҗалыгы ярминкәләре булып узды

2013 елның 14 декабре, шимбә

Бүген Казанда яңа ел алды авыл хуҗалыгы ярминкәләре булып узды. Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләренең продукциясен (яшелчә, ярма, он, шикәр, сөт продуктлары, ит, ашлык һ.б.) шәһәрнең 4 районында оештырылган 5 мәйданчыкта сатып алырга мөмкин булды.

Ярминкәгә авыллардан 48,2 тонна бәрәңге, 30 тоннадан артык ит, 22 тоннадан артык сөт һ.б. продуктлар алып килделәр. Гомумән алганда, Казан ярминкәләренә 16,3 млн. сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе китерелгән иде.

Казан” агросәнәгать паркындагы авыл хуҗалыгы ярминкәсенә Спас, Әтнә, Теләче, Саба, Нурлат, Апас муниципаль районнары авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләре, шулай ук Татарстан кулланучылар берлеге (Татпотребсоюз), “Ак Барс” Холдинг компаниясе” ААҖ, “Ак Барс” кошчылык комплексы” ҖЧҖ, Лаеш филиалы, “Татплодоовощпром” ЯАҖ, “Сервис-Агро” ҖЧҖ, “Сервис-Агро” ҖЧҖ, “АгроИнвест” идарәчел компания” ЯАҖ, Татарстанның фермер һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе, “Зеленодольск сөт эшкәртү комбинаты” ААҖ, Россия авыл хуҗалыгы фәннәре академиясенең “Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты” ДФУ (ГНУ) кебек оешмалар үз продукцияләрен алып килделәр.

Дәрвишләр ярминкә мәйданчыгында, Дәрвишләр пос., Совет ур., 18 адресы буенча, Сәед-Галиев ис. Мәдәният йорты каршында Аксубай муниципаль районы авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләре, Татарстан кулланучылар берлеге (Татпотребсоюз), “Ак Барс” Холдинг компаниясе” ААҖ, “Ак Барс” кошчылык комплексы” ҖЧҖ, Лаеш филиалы, “Татплодоовощпром” ЯАҖ, “Красный Восток-Агро” ААҖ, “Сервис-Агро” ҖЧҖ, “Эдельвейс-М” сөт продуктлары комбинаты” ЯАҖ, “Полимэкс” ҖЧҖ, “Татагролизинг” ААҖ, “Татмелиорация” траст компаниясе” ААҖ, “Казан ит комбинаты” ААҖ кебек оешмалар үз продукцияләрен урнаштырдылар.

Яңа Савин районында (Адоратский ур., 21, “Яңа Савин күпләп-ваклап сату базары” ААҖ каршындагы мәйдан) Кукмара, Яңа Чишмә, Тәтеш муниципаль районнары, Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы оешмалары: “Ак Барс” Холдинг компаниясе” ААҖ, Татарстан кулланучылар берлеге (Татпотребсоюз), “Ак Барс” кошчылык комплексы” ҖЧҖ, Лаеш филиалы, “Татплодоовощпром” ЯАҖ, “Майский” теплица комбинаты” ҖЧҖ, “Эдельвейс-М” сөт продуктлары комбинаты” ЯАҖ, “Казан ит комбинаты” ААҖ продукцияләрен сатып алырга мөмкин булды.

Авиатөзелеш районында (Дементьев ур., 39, 123 нче һөнәри лицей каршындагы мәйдан) Биек Тау муниципаль районы һәмреспубликаның авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләре: Татарстан кулланучылар берлеге (Татпотребсоюз), “Ак Барс” Холдинг компаниясе” ААҖ, “Ак Барс” кошчылык комплексы” ҖЧҖ, Лаеш филиалы, “Татплодоовощпром” ЯАҖ, “Лаеш кош-корт комплексы” ҖЧҖ, “Татагрохим” ЯАҖ, “РАЦИН” ДУП (ГУП), “Казан ит комбинаты” ААҖ продукцияләре сатылды.

Мәскәү районында (Г.Коләхмәтов ур., 31, “Удача” сәүдә үзәге территориясе) Чүпрәле муниципаль районы һәм инвесторлар: Татарстан кулланучылар берлеге (Татпотребсоюз), “Татплодоовощпром” ЯАҖ, “Ак Барс” Холдинг компаниясе” ААҖ, “Ак Барс” кошчылык комплексы” ҖЧҖ, Лаеш филиалы, “Казан ит комбинаты” ААҖ, “Эдельвейс-М” сөт продуктлары комбинаты” ЯАҖ продукцияләрен сатып алырга мөмкин иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International