Марат Әхмәтов: 2014 елдан без «40% ка 60%» схемасы буенча авыл хуҗалыгы техникасын сатып алу программасын тизләтелгән режимда гамәлгә ашыра башларга җыенабыз

2013 елның 14 декабре, шимбә

2014 елдан Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы техникасын модернизацияләү программасы гамәлгә ашырыла башлау турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов сөйләде.

Киңәшмә республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды, аны Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков алып барды. 
Бүген республиканың авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләрендә 15 мең трактор, 5 мең йөк техникасы, 4,5 меңнән артык төрле комбайннар һәм башка төрле авыл хуҗалыгы техникасы бар, дип әйтте Марат Әхмәтов. Шул исәптән техниканың күпчелеге 10 елдан артык инде кулланыла һәм яңартуны таләп итә. Авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләргә ярдәм итү буенча федераль һәм шулай ук төбәк программалары 2006 елдан башлап техниканы өлешчә яңартырга мөмкинлек бирде, дип әйтте Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы. Ул шулай ук кайбер районнарда авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләрнең акчалата керемнәренең чиреген диярлек иске машиналарны ремонтлауга һәм карауга тотуларын, ә кайбер авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләрнең иске техника өчен запчастьләр сатып алу өчен техниканың үз бәясеннән дә күбрәк акчалар сарыф итүләрен әйтеп узды. Республика «Росагролизинг» белән тыгыз хезмәттәшлек итә, диде Марат Әхмәтов. Лизинг шартлары канәгатьләндерерлек, дип аңлатып китте ул. 2014 елдан без авыл хуҗалыгы техникасын тизләтелгән режимда гамәлгә ашыра башларга җыенабыз, дип белдерде Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы җитәкчесе. Программа өч елга исәпләнгән. Ел саен өч ел буена «40% ка 60%» схемасы буенча техника һәм авыл хуҗалыгы җайланмалары сатып алу өчен 2шәр млрд. сум акча бүлеп бирү күздә тотыла. Мәсәлән, техника сатып алу өчен акчаларның 40%ын Татарстан Республикасы Хөкүмәте (елга 2 млрд. сумга якын), калган 60%ын авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр бирергә тиеш була. Шундый финанслау схемасы ел саен 5-6 млрд. сумлык яңа авыл хуҗалыгы машиналарын сатып алырга мөмкинлек бирәчәк. Марат Әхмәтов шулай ук, газомотор ягулыгында эшли торган техниканы сатып алу лимитсыз судсидияләнәчәк, дип әйтте. Ул, техниканың мондый төре өчен федераль субсидияләү каралырга мөмкин, дип төгәлләштерде. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International