Зеленодольск районында зона семинар-киңәшмәсе булып узды

2013 елның 13 декабре, җомга

Бүген республиканың Зеленодольск муниципаль районында авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру, хосусый хуҗалыкларга ярдәм итү һәм хуҗалык итүнең кече рәвешләрен үстерү мәсьәләләренә багышланган зона семинар-киңәшмәсе булып узды.

Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Зеленодольск муниципаль районы башлыгы Александр Тыгин, авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары җитәкчеләре һ.б. катнашты.

Семинарның тематик өлешенә кадәр анда катнашучылар кайбер объектларда булдылар. Иң башта кунаклар Олы Яке авыл җирлегендәге шәхси ярдәмче хуҗалык белән, анда эре мөгезле терлек һәм кош-корт үрчетүнең барышы белән таныштылар. Киңәшмәдә катнашучылар Зур Ключи авылында күркәләр үрчетә торган «Залесный агрофирмасы» ҖЧҖда булдылар, мондагы күркәләр саны 41 мең башка җиткән.

Фәрит Мөхәммәтшин әлеге чараны ачканда, республикада халыкның эшлекле активлыгына ярдәм итү буенча очрашулар 2009 елдан бирле уздырыла һәм алар гадәти күренешкә әверелде, дип билгеләп үтте. Республика парламенты башлыгы хуҗалык итүнең кече рәвешләрен үстерү өлкәсендә үткәрелә торган эшләргә ТР Президентының да, ТР Хөкүмәтенең дә уңай бәя бирүләрен ассызыклап китте. «Барлык кыенлыкларга да карамастан, авыл хуҗалыгы секторына дәүләт һәрчак ярдәм итеп килә», – дип әйтте Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе.

Республика парламенты башлыгы әйтүенчә, республикада ел барышында авыл хуҗалыгын үстерү программаларының саны һәм аларны финанслау күләмнәре үзгәрешсез калды. «Зеленодольск районында икътисадый үсешнең күп юнәлешләре буенча уңай үзгәреш сизелә, – диде Фәрит Мөхәммәтшин. – Без бүген моны үзебез дә күрдек, районда, кредитлар алып, үз проектларын гамәлгә ашыра торган кыю һәм булдыклы кешеләр шактый».

Шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм итү программасы алга таба да эшләячәк, дип ышандырды Татарстан парламенты җитәкчесе. Ташламалы кредит бирү иң үтемле чара булып кала. Һәр бишенче авыл гаиләсе моның файдасын күрде инде. Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, 2006-2013 елларда 28 млрд. сумга 121 мең субсидияле кредит алынган.

Утырышта катнашучылар алдында «2013 елда хуҗалык итүнең кече рәвешләрен үстерү эше йомгаклары һәм аларга алга таба да ярдәм итү турында»гы нотык белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов чыгыш ясады.

Шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерү турында Зеленодольск муниципаль районы башлыгы Александр Тыгин сөйләде.

Очрашуга йомгак ясап, Фәрит Мөхәммәтшин хуҗалык итүнең кече рәвешләрен үстерүдәге күрсәткечләре түбән булган районнар башлыкларын авыл кешеләренең эшлекле активлыгын кызыксындыру эшен көчәйтергә өндәде. «Авыл җирлегендә яшәүчеләрнең эшчәнлеген активлаштырырга, булдыклы кешеләр табарга, аларны дәүләт ярдәмендә бизнеска җәлеп итәргә – бу иң беренче чиратта районнар һәм җирлекләр башлыкларының эше», – дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин. – «Бу эш республиканың азык-төлек кәрҗинен тулыландырырга, халыкның эшлекле активлыгын арттырырга һәм мондый кешеләрне авылда беркетеп калдырырга ярдәм итәчәк».

Чара ахырында Фәрит Мөхәммәтшин һәм Марат Әхмәтов иң яхшы авыл җирлегенә, шәхси ярдәмче хуҗалыкка, гаилә фермасына һәм кооперативка конкурста җиңүчеләрне бүләкләделәр.

Ел ахырына кадәр шундый зона киңәшмәләре республиканың тагын ике районында булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International