12 декабрьдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Саха (Якутия) Республикасында Төбәкара агросәнәгать комплексы форумы кысаларында видеоконференцэлемтә режимында, Авыл елына багышланган «Биотехнологияләр – агросәнәгать комплексы үсешенең инновацион юлы» темасына түгәрәк өстәл үткәрелде.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының фән, мәгариф һәм инновацион технологияләр бүлеге башлыгы, «Роста» ҖЧҖнең генераль директоры Феликс Аухадиев, Саха (Якутия) Республикасы Хөкүмәте Рәисе урынбасары Петр Алексеев, Саха (Якутия) Республикасы Хөкүмәте Рәисе урынбасары Феодосия Габышева катнаштылар.
Саха (Якутия) Республикасының Инновацион сәясәт һәм фән буенча дәүләт комитеты Рәисе урынбасары, медицина фәннәре кандидаты Любовь Явловская Саха (Якутия) Республикасының агросәнәгать комплексында биотехнологияләр үсешенең актуальлеге хакында билгеләп үтте.
Очрашуда шулай ук кадрлар әзерләүнең мөһимлегенә дә басым ясап кителде. Бу темага Казан дәүләт аграр университетының фән һәм инновацияләр буенча проректоры Айрат Вәлиев чыгыш ясады. Аның әйтүенчә, кадрлар әзерләү – биотехнологияләр үсешенең нигезе ул.
Якут авыл хуҗалыгы академиясе ректоры, Ил Тумэн Дәүләт собраниесе депутаты, биология фәннәре докторы, Россия табигатьфәннәре академиясе (РАЕН) академигы, профессор Леонид Владимиров Россиянең Төньяк-көнчыгыш югары уку йортларында югары квалификацияле кадрлар әзерләүнең барышы турында сөйләде.
Биотехнологияләр өлкәсендәге халыкара хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында МСПның технологияләр трансферты һәм элемтәләр буенча менеджеры, биология фәннәре кандидаты Вадим Шаров үз фикерләре белән уртаклашты.
М.К. Аммосов ис. Төньяк-көнчыгыш федераль университеты «Сәламәтлек» фәнни-тикшеренү институтының Төньяк халкын дәвалау һәм профилактик туклану үзәге җитәкчесе, Саха (Якутия) Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының баш диетологы, медицина фәннәре кандидаты Ульяна Лебедева «Адаптацияләнгән функциональ туклану Арктика халкының сәламәтлек нигезе ул» дигән нотык белән чыгыш ясады.
Биология фәннәре докторы, Россия Авыл хуҗалыгы фәннәре академиясе (РАСХН) әгъза-мөхбире, РАСХНың зоотехния бүлеге гыйльми сәркатибе, Мәскәү шәһәреннән Вугар Багиров хайваннар ресурсларының генетик биотөрлелеген саклап калуда һәм аның нигезендә авыл хуҗалыгы хайваннарының яңа төрләрен булдыруда биотехнологик һәм репродуктив технологияләрнең роле турында сөйләде.
Очрашуда катнашучыларга Якут авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтының авыл хуҗалыгы биотехнологиясе өлкәсендәге инновацион эшләнмәләре турында Россия Авыл хуҗалыгы фәннәре академиясенең Якут авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты директоры, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты Айал Степанов сөйләде.
«Гидробионтларны эшкәртүдә заманча биотехнологияләр» темасына Владивосток шәһәреннән, Инновационбиотехнологияләр фәнни-тикшеренү институты директоры, Ерак Көнчыгыш дәүләт техник балык хуҗалыгы университетының «Туклану продуктлары технологиясе» кафедрасы профессоры Валерий Богданов чыгыш ясады.