11 декабрьдә агросәнәгать комплексы хезмәткәрләренең республика һөнәр берлекләре комитеты республика агросәнәгать комплексына хезмәт күрсәтүче оешмаларның һәм предприятиеләрнең башлангыч һөнәр берлекләре рәисләре һәм һөнәр берлекләре комитетлары бухгалтерлары өчен семинар оештырды. Семинарда республика һөнәр берлеге комитеты рәисе Фәридә Гарифуллина, Татарстан Республикасы Һөнәр берлекләре федерациясенең хокукый яклау эше бүлеге башлыгы урынбасары Гүзәл Мингалиева, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Берләштерелгән һөнәр берлеге комитеты баш бухгалтеры Светлана Мостафина катнашты һәм шулай ук алар чыгышлар да ясадылыр.
Очрашуда хезмәт законнары нормаларын практикада хокукый куллану буенча актуаль мәсьәләләр, Россия Федерациясе Хезмәт кодексына кертелгән соңгы үзгәрешләр яктыртылды.
Семинарда социаль партнерлык системасында һөнәр берлекләренең һәм эш бирүчеләрнең хокуклары һәм бурычлары, күмәк шартнамәләр төзү үзенчәлекләре һәм аларның эчтәлеге, шул исәптән аларда күрсәтелгән нигезләмәләрне бозган яисә тиешенчә үтәмәгән өчен җаваплылык чаралары буенча фикер алышулар булды.
Һөнәр берлекләре оешмаларының финанс торышын ныгыту һәм тотрыкландыру мәсьәләләре дә кузгатылды. Башлангыч һөнәр берлекләре оешмаларында финанс эшчәнлеген оештыру, бухгалтерлык исәбен һәм хисплылыкны алып бару буенча җентекле аңдатмалар бирелде.
Семинарда катнашучылар АПК предприятиеләрендә һәм оешмаларында һөнәр берлекләре эшчәнлеген оештыру буенча тулы документлар пакетын алдылар.