Татарстан делегациясе эш сәфәре белән Үзбәкстан Республикасында булды

2026 елның 1 апреле, чәршәмбе

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рөстәм Гайнуллов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе эш сәфәре белән Үзбәкстан Республикасында булды.

Рөстәм Гайнуллов «Сурхандарья-Татарстан: төбәкара хезмәттәшлек казанышлары һәм мөмкинлекләре» сессиясендә катнашты, ул «Валдай» халыкара дискуссия клубының һәм һәм Үзбәкстан Республикасы Президенты каршындагы «Россия – Үзбәкстан: Евразия киңлегендә стратегик партнерлык» стратегик һәм төбәкара тикшеренүләр институтының Россия – Үзбәкстан конференциясе программасы кысаларында уза.

Катнашучылар сессия кысаларында Татарстан һәм Сурхандарьяның сәнәгать кооперациясе, шулай ук химия сәнәгате, авыл хуҗалыгы, нефть эшкәртү, транспорт һәм логистика, мәгариф, инновацион технологияләр һәм терлекчелекне үстерү өлкәсендә зур җитештерү проектларын гамәлгә ашыру мөмкинлекләре турында фикер алыштылар.

Рөстәм Гайнуллов Татарстан турында аның Россиядә икътисадый яктан алга киткән, көчле сәнәгать җитештерүе, уңайлы инвестицион климаты, югары фәнни потенциалы һәм алга киткән инфраструктурасы булган төбәк булуын тасвирлап сөйләде.

Татарстан белән Үзбәкстан арасында сәүдә-икътисадый хезмәттәшлек соңгы елларда тотрыклы үсеш күрсәтә. 2025 ел нәтиҗәләре буенча тышкы сәүдә әйләнеше 427,1 млн доллар булган, ул «Экспорт» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән 2024 ел белән чагыштырганда 13,5%ка арткан.

Рөстәм Гайнуллов шулай ук Татарстан белән Сурхандарья өлкәсе арасындагы ике яклы мөнәсәбәтләргә басым ясады, алар эзлекле һәм үзара файдалы стратегик партнерлыкка ия.

Министр урынбасары шулай ук Татарстанның агросәнәгать комплексы мөмкинлекләрен тәкъдир итте һәм республиканың экспорт потенциалы турында сөйләде. Ул, продукция экспортлау күләме 540 млн долларга җитте һәм структурада төп өлешне, гадәттәгечә, май продукциясе алып тора, дип билгеләп үтте.

“Сурхандарья өлкәсенең “Россия — Ислам дөньясы: KazanForum” халыкара икътисадый форумында актив катнашуын аерым билгеләп үтәсем килә. Быел бу мәйданчык 12-17 май көннәрендә эшләячәк, сезне әлеге чарада катнашырга чакырам. Соңгы ике елда ул Россия Президенты Владимир Путин карары белән федераль статуска ия. Бу яңа партнерлар табу, яңа контрактлар төзү өчен менә дигән урын”, - дип өстәде ул.

Татарстан делегациясе шулай ук Үзбәкстан Республикасының Ташкент шәһәрендә уза торган «UzFood-2026» халыкара азык-төлек продуктлары күргәзмәсе эшендә дә катнашты. Күргәзмә - азык-төлек сәнәгате һәм азык-төлек продуктлары секторында мөһим вакыйга, анда азык-төлек тармагының алдынгы җитештерүчеләре, тәэмин итүчеләре һәм дистрибьюторлары катнаша.

Экспозициядә «Казан деликатеслары» ҖЧҖ продукциясе тәкъдим ителде. Компания Казанда хәләл казылык һәм деликатес ризыклар: сосиска, пешкән һәм пешереп ысланган казылык, сарделька һәм ярым ысланган казылык, ветчина, пепперони, карпаччо һәм сыер итеннән, күркә һәм тавык итеннән деликатеслар җитештерә.

«UzFood-2026» күргәзмәсе барышында Рөстәм Гайнуллов бөтен Үзбәкстан буйлап азык-төлек продуктларын таратуда махсуслашкан «The RDB Group» дистрибьюторлык компаниясе белән эшлекле очрашу уздырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International