Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров язгы кыр эшләренә әзерләнүнең барышы һәм республика агросәнәгать комплексының экспорт потенциалын гамәлгә ашыру турында сөйләде. Киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Анда ТР Премьер-министры Алексей Песошин һәм ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов катнашты.
Республика территориясендә 11 марттан көндезге уңай температура башланды. Төнге суыклар әлегә карның кискен эрүен һәм язгы су ташуларын тоткарлый.
«Россия авыл хуҗалыгы үзәге»нең ТР филиалы тарафыннан 230 мең тонна орлык тикшерелгән, ягъни бөртеклеләрнең 93%ы. 2 атна эчендә динамика - 4% үсеш. Бүгенге көнгә кукуруз орлыгы 89%ка контрактлаштырылган, көнбагыш - 85%ка һәм шикәр чөгендере - 99%ка. Орлыкларны кайтару график буенча узган ел дәрәҗәсендә бара.
Быелгы уңыш өчен, көздән кертелгәнне дә исәпкә алып, гектарга 61 кг минераль ашлама тупланган. 2 атнада 67 мең тоннага арткан яисә гектарга - 11 кг.
Дәүләт ярдәмен алучыларга алар бүгенге көнгә 263 млн сум җиткерелгән. Якындагы 2 атнада тагын 1,9 млрд сум күчереләчәк.
Хуҗалыкларның язгы кыр эшләренә әзерлеген тикшереп, кабул итү 23 марттан 27 мартка кадәр барачак. Шул вакытка авыл хуҗалыгы машиналарын агрегатлауны, тракторларны механизаторлар белән комплектлауны төгәлләргә, имин хезмәт шартларын тәэмин итәргә, чәчү кампаниясе чорына хезмәт өчен түләү шартларын аңлату өчен хезмәт коллективлары белән очрашулар үткәрергә кирәк.
Министр Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары проекты буенча 1 апрельдән 30 апрельгә кадәр төбәк һәм муниципаль әһәмияттәге автомобиль юлларында йөк автотранспорты хәрәкәтен чикләү планлаштырылуы турында искәртте. Чикләүләр азык-төлек, терлек азыгы, ашламалар, орлыклар һәм ягулык-майлау материаллары ташуга кагылмаячак.
Аннары Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы республика агросәнәгать комплексының тышкы икътисадый эшчәнлеген үстерү һәм экспорт потенциалын гамәлгә ашыру перспективалары турында сөйләде. 2025 елда АПК продукциясе экспорты күләме 540 млн долларга җиткән, бу 2024 елның шул ук чорына караганда 94 млн долларга артык яисә еллык планның 121%ын тәшкил итә. Үз продуктларын экспортлау эшчәнлеге белән 90 предприятие шөгыльләнә. Продукция дөньяның 49 иленә җибәрелә.
Экспорт структурасында төп өлешне традицион рәвештә май продукциясе алып тора. Аны чит илләргә чыгару күләме 360 млн долларга җиткән, узган ел белән чагыштырганда 12,2%ка арткан. Төп экспортерлар - «Казан май комбинаты» һәм «Эссен Продакшн».
Экспортның шактый күләме азык-төлек сәнәгате продукциясенә туры килә: ул 53 млн долларга җиткән, бу узган ел дәрәҗәсеннән 15,7%ка күбрәк. Башка юнәлешләр буенча да уңай динамика күзәтелә.
2025 елда төп импортлаучы илләр Иран, Казахстан, Һиндстан, Беларусь, Кытай Халык Республикасы һәм башка илләр булган. Стратегик бурычларның берсе - экспорт географиясен киңәйтү. Өстенлекле юнәлешләр буларак, Төньяк Африка илләре һәм Көньяк-Көнчыгыш Азия дәүләтләре билгеләнгән.
Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм «Агроэкспорт» федераль үзәге тарафыннан 2030 елга кадәр АПК продукциясен экспортлауны үстерүнең максатчан күрсәткечләре булдырылган. Татарстан бурычы - продукция экспортлау географиясен киңәйтү һәм экспортка юнәлтелгән яңа инвестиция проектларын гамәлгә ашыру исәбенә экспорт күләмен 2030 елга 900 млн долларга кадәр җиткерү.
Экспорт эшчәнлеген үстерүдә мөһим фактор - ул дәүләт ярдәме. 2025 елда Татарстанның 13 компаниясе АПК продукциясен тышкы базарларга чыгаруга киткән чыгымнарының бер өлешен компенсацияләүгә 448 млн сум акча алган.