Бүген Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлекчәсенең «Нәтиҗә бар!» хисап-программа форумы узды.
Форум барышында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров «Авылны үстерү» дискуссия мәйданчыгы эшендә катнашты. Аның спикерлары буларак, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, «ТР Муниципаль берәмлекләр Советы» ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары Нәҗип Хаҗипов, шулай ук республиканың агросәнәгать комплексы вәкилләре һәм «Бердәм Россия»нең җирле бүлекчәләре секретарьлары чыгышлар ясадылар.
Модератор буларак, Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы башлыгы Айрат Җиһаншин чыгыш ясады. Ул, авыл җирлегендә иң мөһиме — халык: аларның хезмәтеннән һәм инициативасыннан башка үсеш тә, иминлек тә юк, дип ассызыклады. “Яңа эш урыннары булдыру һәм квалификацияле кадрлар булдыру авылның тотрыклы киләчәгенең нигезе булып тора”, - дип өстәде ул.
Аның сүзләренчә, Татарстанда авылны үстерү - авыл хуҗалыгын модернизацияләүне, инфраструктураны яхшыртуны һәм социаль өлкәне үстерүне берләштергән комплекслы процесс. «Дәүләт, бизнес һәм җирле бергәлекләр ярдәме белән республика авыл территорияләрен икътисадый үсешнең һәм мәдәни мирасның динамик үзәкләренә әверелдерергә, халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрергә сәләтле», - диде Айрат Җиһаншин.
“Авылга бизнес җәлеп итү өчен тагын да кызыклырак авыл индустриаль парклары һәм яхшыртылган инфраструктура белән бизнес-мәйданчыклар кирәк. Шулай ук, заманча технологияләрне мөмкин кадәр киңрәк җәлеп итеп, авыл халкының эшкә активлыгын кызыксындыру буенча гамәлдәге юнәлешләрне көчәйтергә һәм яңаларын эзләргә кирәк. Хәтта зур булмаган гаилә фермалары да югары технологияле булырга тиеш”, - дип сөйләде Марат Әхмәтов.
Марат Әхмәтов фикеренчә, терәк торак пунктларны билгеләү принцибын яңадан карап чыгарга кирәк. “Федераль проект буенча республикада 33 терәк торак пункт билгеләнде. Район үзәкләрен һәм кече шәһәрләрне үстерү авылларны саклап калу бурычын хәл итми. Район үзәкләрен һәм иң эре 5-6 авыл торак пунктын үз эченә алган авыл агломерацияләрен булдырырга кирәк, бу район үзәкләрендә халыкның артык күпләп туплануын булдырмаска ярдәм итәчәк”, - дип, тәкъдим итте Марат Әхмәтов.
Марат Җәббаров «Бердәм Россия» партиясенә авыл территорияләрен үстерүгә игътибары һәм ярдәме өчен рәхмәт белдерде. Ул, бүген форум мәйданчыгында авылны үстерүнең төп мәсьәләләре генә түгел, ә башка өлкәләрдәге мөһим темалар да карала, дип билгеләп үтте.
Азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгатен исәпкә алып, агросәнәгать комплексы продукциясенең гомуми күләме 772 млрд сумга җиткән. Узган 5 елда авыл хуҗалыгын һәм азык-төлек сәнәгатен модернизацияләүгә 193 млрд сум инвестиция җәлеп ителгән.
Министр сүзләренә караганда, агымдагы елга бурычлар амбициоз: авыл хуҗалыгы буенча узган елның болай да югары базасына карата 1,5% үсеш; азык-төлек продуктлары җитештерү буенча кимендә 2,6%. Әлеге максатларны тормышка ашыруга 16,6 млрд сум дәүләт ярдәме каралган, шул исәптән 4,3 млрд сум федераль бюджет исәбенә.
Марат Җәббаров, 2025 елдан «Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү» илкүләм проектының «АПКда кадрлар» федераль проекты гамәлгә ашырыла, дип ассызыклады. Узган ел 20 агротехнологик класс ачылды, агымдагы елда тагын шундый 35 класс ачу планлаштырыла, диде ул.
Министр шулай ук муниципаль районнар башлыкларын «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы инструментларын дөрес кулланырга өндәде. Моның өчен үз территорияләре өчен озак сроклы үсеш планнары эшләргә һәм инде эшли башлаган кампаниягә активрак кушылырга кирәк.
“Бу мәсьәләдә «Бердәм Россия» партиясе ярдәменә өметләнәм. Башка дәүләт программалары акчалары белән беррәттән, авылларда республика бюджетыннан финанслана торган юллар, инженерлык һәм социаль инфраструктура төзелеше һәм ремонтлау программасын синхронлаштыру сыйфатында исәпкә алу инициативасы белән чыгарга тәкъдим итәбез”, - дип йомгаклады чыгышын ул.
Дискуссия барышында катнашучылар шулай ук авыл хуҗалыгы продукциясенә сатып алу бәяләренең алдан фаразлануын тәэмин итү, расланган дәүләт ярдәме чараларын вакытында һәм тулысынча үтәү зарурлыгын билгеләп үттеләр.
Шулай ук мәйданчыкта авыл ипотекасын бирү методикасын гадиләштерү, авыл җирлегендә яшәргә яраклы буш йортларны сатып алу мөмкинлекләре темалары да кузгатылды. Әлеге чараларны гамәлгә ашыру, дискуссиядә катнашучылар фикеренчә, халыкның тормышын ныгытырга, төрле хуҗалык рәвешләрен үстерүне тәэмин итәргә һәм авыл торак пунктларын саклап калырга ярдәм итәр иде.