“АПК продукциясенең иминлеген һәм сыйфатын бәяләү үзәге” («ЦОК АПК») ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы лабораториясендә беренче тапкыр 3 миллионнан артык лалә чәчәген тикшерделәр

2026 елның 17 феврале, сишәмбе

“АПК продукциясенең иминлеген һәм сыйфатын бәяләү үзәге” («ЦОК АПК») ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы лабораториясенә гомуми күләме 3,9 млн данә булган партияләрдән 7 лалә чәчәге үрнәкләре китерелгән иде.

Чәчәк продукциясе алга таба Казанда, Чаллыда, Ульяновскида, шулай ук Башкортостан, Удмуртия һәм Чувашия республикаларында сату максатында Россия территориясе буенча тарату өчен билгеләнгән.

Әлеге продукциянең фитосанитар карантин торышын билгеләүгә заявкалар республиканың лалә чәчәкләре үстерелә торган теплица хуҗалыкларының берсеннән китерелгән.

Белгечләр гербологик һәм энтомологик экспертизалар үткәргәннәр. Сынаулар нәтиҗәләре буенча карантин объектлары ачыкланмаган.

– Үткәрелгән экспертизалар йомгаклары буенча филиал мөрәҗәгать итүчегә карантин продукциянең фитосанитар торышка туры килүе турында бәяләмә бирде,– дип билгеләп үтте “АПК продукциясенең иминлеген һәм сыйфатын бәяләү үзәге” («ЦОК АПК») ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалының сынау лабораториясе мөдире урынбасары Ульяна Полканова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International