Татарстан Республикасында сабан культураларын чәчү активлаша бара. Бүгенгә 1 млн. 38 мең га мәйдан чәчелгән, бу планнан 61%.
Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.
Барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимындагы киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Бүген республикада бөртекле культуралар - планнан 65% (506,5 мең га), шикәр чөгендере – 86% (46 мең га), көнбагыш – 71% (246 мең га), рапс – 65% (101 мең га) чәчелгән. Шулай ук 2156 га бәрәңге һәм яшелчә утыртылган.
Муниципаль районнар арасында чәчү Тәтеш районында югары дәрәҗәдә оештырылган, анда планнан 82% чәчелгән, Зәй районында - 79%, Спас һәм Лениногорск районнарында - 76ар%.
Министр, республика буенча иң зур сабан чәчү мәйданы – 67 мең гектардан артык, бүгенгә анда 65% чәчелгә, дип билгеләп үтте.
Ул, республика хуҗалыкларында чәчүлекләрне эшкәртү өчен 1200дән артык сиптергеч бар, сезон эчендә алар белән 4 млн. гектардан артык мәйдан эшкәртелә, дип хәбәр итте.
Бүгенгә республика буенча яклау чаралары 340 мең га мәйданда башкарылган.
Марат Җәббаров азык әзерләү техникасының әзерлеге, азыксаклагычларның торышы һәм әзерлеге, терлек азыгы әзерләү чорына планнар турында сөйләде.
Агымдагы елда авыл хуҗалыгы оешмаларында мөгезле эре терлекләрне азык белән тәэмин итү өчен шартлыча бер башка уртача 40 центнер азык әзерләргә кирәк. Сенаж – 3 млн 200 мең тонна, силос – 3 млн 660 мең тонна, печән – 32 мең тонна.
Марат Җәббаров, авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп: терлек азыгын вакытында һәм сыйфатлы әзерләү өчен техниканы, сенаж траншеяларын вакытында әзерләргә, ябу материалларын вакытында сатып алырга кирәк, дип искәртте.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы киләсе атнада Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов катнашында авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру буенча зона семинарлары башлануы турында хәбәр итте.