Бүген Татарстан Кулланучылар оешмалары берлегендә Татарстан Республикасы Кулланучылар кооперациясе оешмалары берлеге идарәсе рәисе Рашат Шәймәрдановның һәм «Сбер» РГС клиент менеджерлары бүлеге башлыгы Руслан Мөхәммәдиевнең эшлекле очрашуы узды.
Очрашуда хезмәттәшлекне алга таба үстерү перспективалары, республиканың кулланучылар кооперациясе оешмаларының күчмә касса хезмәте күрсәтү пунктлары һәм автомобиль кибетләре өлкәсендәге проектларны гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар.
"Хәзерге вакытта бездә касса хезмәте күрсәтүнең 14 күчмә пункты бар һәм бу сан елдан-ел арта. Хәзер безнең карамакта 206 торак пункт. Алар билгеле бер график һәм расланган маршрут буенча эшлиләр. Бу безнең стационар офислар булмаган күп санлы торак пунктларга банк хезмәтләре күрсәтергә мөмкинлек бирә", - дип билгеләп үтте Руслан Мөхәммәдиев.
Авыл территорияләрендә яшәүчеләр өчен уңайлы шартлар тудыру — өстенлекле юнәлешләрнең берсе. «Без 1300 торак пунктка хезмәт күрсәтәбез һәм авыл халкының барлык төр дәүләт хезмәтләреннән файдалана алу мөмкинлеге булу бик мөһим», - дип ассызыклады Рашат Шәймәрданов.
Күчмә касса хезмәте күрсәтү пункты ул банк миниофисы кебек җиһазландырылган махсус микроавтобустан гыйбарәт. Анда авыл халкы традицион банк продуктларыннан һәм хезмәтләреннән файдалана ала, мәсәлән: коммуналь хезмәтләр өчен түләргә, пенсия акчаларын алырга, банк картасы рәсмиләштерергә, кредитка заявка бирергә, вклад ачарга яки тулыландырырга, валюта алыштырырга мөмкин.