Бүген «Казан Агро - 2026» махсуслаштырылган авыл хуҗалыгы күргәзмәсе кысаларында «Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы продукциясен экспортлау - Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексын үстерү векторы» дигән темага түгәрәк өстәл узды. Очрашуның модераторы Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының халыкара хезмәттәшлек һәм экспортны үстерү бүлеге башлыгы вазыйфаларын башкаручы Салават Сәхабетдинов булды.
“Республиканың агросәнәгать комплексы - үсеш потенциалы яхшы булган заманча югары технологияле тармак. Ел йомгаклары буенча продукция экспортлау күләме 512,9 млн долларга җитте, бу узган елның шул ук чорына караганда 43 млн долларга артык”, - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рөстәм Гайнуллов.
Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы продукциясен 90 тышкы икътисадый эшчәнлектә катнашучы дөньяның 49 иленә җибәрә. Төп экспорт продуктлары: көнбагыш, мамык, сафлор, рапс һәм горчица майлары, майонез, соуслар, сыгынтылар һәм шоколад. Үзара файдалы мөнәсәбәтләр партнерлыкны ныгыта һәм «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проекты максатларына туры килә.
2025 елда Татарстан Республикасыннан хәләл продукция экспортлау күләме 45 миллион доллар булган. Бүген республикада «Хәләл» стандартлары буенча эшләүче 150дән артык җитештерүче исәпләнә, аларның 20гә якыны экспорт базарларына актив рәвештә продукция җибәрә һәм аларның бер өлеше Халыкара хәләл сертификациягә ия.
“Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы продукциясен экспортлаудан бүген үк ярты миллиард доллардан артык табыш керә, әмма аның үсеш потенциалы тагын да күбрәк. Ышанам, уртак тырышлык белән без куелган бурычларны үтәп кенә калмыйча, арттырып та үти алачакбыз, халыкара аренада Татарстан позицияләрен ныгыта һәм без агросәнәгать секторының киләчәктә дә тотрыклы үсешен тәэмин итә алачакбыз”, — дип өстәде Рөстәм Гайнуллов.
Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры киңәшчесе - «Агроэкспорт» ФДБУ җитәкчесе урынбасары Андрей Сухарев агросәнәгать комплексы продукциясен экспортлауны үстерүнең перспектив юнәлешләре, экспортерларга дәүләт ярдәменең гамәлдәге чаралары турында сөйләде.
Андрей Сухарев, соңгы елларда Россия бөтендөнья азык-төлек базарында үз йогынтысын арттыра бара, дип ассызыклады. 2024 ел нәтиҗәләре буенча экспорт күләме 43 млрд доллардан артып киткән. “Россия читкә чыгарылган продукциянең акчалата эквиваленты буенча әйдәп баручы экспортер илләр арасында дөньяда уналтынчы урынны саклап кала алды. Шул ук вакытта без бөртекле, кузаклы культуралар, үсемлек майлары һәм туңдырылган балык белән тәэмин итү буенча алдынгы урыннарда торабыз”, - диде ул.
Андрей Сухарев сүзләренчә, узган ел аграр экспорт күзлегеннән караганда, предприятиеләр өчен бик җиңел ел булмады, һәм ул халыкара базарлар конъюнктурасына бәйле. “Бу, барыннан да элек, рубль курсының ныгуы һәм төп дөньякүләм экспортерлар уздырган сәүдә сугышларына, шулай ук бөртекле, кузаклы, майлы культураларның мул уңышына бәйле дөньякүләм базарлардагы югары конкурентлык. Шулай да, без барыбер уңай нәтиҗә күрсәтәбез”, - дип өстәде ул.
«Агроэкспорт» ФДБУ белән берлектә 2030 елга кадәр экспортлауны үстерү программасы эшләнде. Ул өстенлекле базарларны, финанс ярдәме механизмнарын, продукцияне стандартлаштыруны һәм республика продукциясен халыкара мәйданнарга чыгаруны билгели.
Россельхознадзорның Татарстан Республикасы идарәсе җитәкчесе урынбасары Айрат Таҗетдинов ведомствоның авыл хуҗалыгы өлкәсендәге вәкаләтләре турында сөйләде, болар - федераль дәүләт ветеринария һәм карантин фитосанитария контроле, орлыкчылык өлкәсендә авыл хуҗалыгы үсемлекләре орлыкларына карата контроль, Россия территориясенә генно-инженер-модификацияләнгән организмнарны һәм орлыклар керүен тикшереп тору, пестицидлар һәм агрохимикатлар белән имин эш итү өлкәсендә федераль дәүләт контроле.
ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хәләл» стандарты комитеты рәисе Аббәс Шляпошников: «Без дөньякүләм ислам оешмалары белән хезмәттәшлекне үстерү буенча нәтиҗәле эш алып барабыз. Узган елда Комитет Фарсы култыгы илләренә продукция җибәрү өчен җитештерүчеләрне сертификацияләүгә аккредитация алды”, - диде.
Аның әйтүенчә, Комитет Татарстанның һәм Россиянең глобаль хәләл-индустриягә кушылуына ярдәм итүче, ислам дөньясы илләре белән икътисадый элемтәләрне ныгытуга ярдәм итүче сертификацияләү органы булып тора.
«Вамин» экспорт сәүдәсе җитәкчесе Юлия Селезнева, 2025 елда компанияләр төркеме буенча әйләнеш 29 млрд сум тәшкил итте, дип сөйләде. Компания сыр җитештерү күләме буенча Россиядә лидерлар өчлегенә керә һәм сөт продукциясен экспортлау һәм Татарстан Республикасында сөт эшкәртү күләме буенча лидер булып тора.
Түгәрәк өстәл кысаларында катнашучылар шулай ук максатчан экспорт базарларына аккредитацияләү, GCC һәм Көньяк-Көнчыгыш Азия илләренә «Хәләл» халыкара сертификациясе, базарлар ихтыяҗлары, республикага товар кертү шартлары, экспортерларга ярдәм итү һәм «Хәләл» стандартлары буенча җитештерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.