Бүген «Элита» баш нәсел предприятиесе» АҖендә Татарстан Республикасы нәсел оешмалары җитәкчеләре белән киңәшмә узды, анда 2025 елгы эшкә йомгаклар ясалды һәм 2026 елга бурычлар каралды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы башлыгы Равил Хисаметдинов, «Элита» баш нәсел предприятиесе» АҖ генераль директоры Фәннур Зарипов, «Нәселле сөт терлекчелеге оешмалары берлеге» коммерциягә карамаган оешма директоры Вильсур Алиуллов катнашты.
Нәселле сөт терлекчелеге оешмалары берлеге берлек әгъзаларының - нәселле сөт терлекчелеге оешмаларының һәм хуҗалыкларының һөнәри мәнфәгатьләрен яклап эш итә, аларның нәсел эшенә ярдәм итә, берлек әгъзаларының гомуми эшчәнлеген, шул исәптән эшкуарлык эшчәнлеген җайга сала, шулай ук Татарстан Республикасының нәселле сөт терлекчелеген үстерү өчен уңай мохит булдыра.
Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Гөлүс Баязитов сөт терлекчелеге оешмаларының 2025 елгы нәсел эшенә йомгаклар ясады. “Нәселле эш нәселле терлекләрнең генетик куәтен яхшыртуга юнәлдерелгән, бу республикада югары продуктивлы сыерларның үзебезнең нәсел үзәген булдырырга һәм товар хуҗалыкларына нәселле яшь терлекләр сату исәбенә терлекләрне яңартырга мөмкинлек бирә”, - диде ул.
Бүгенге көндә 52 авыл хуҗалыгы товар җитештерүчесе нәсел хуҗалыгы статусына ия. Сөт юнәлешендә мөгезле эре терлекләр үстерү белән 39 нәсел хуҗалыгы шөгыльләнә, атчылык белән - 7, җәнлекчелек һәм кошчылык белән - 2шәр, ит терлекчелеге һәм сарыкчылык белән - 1әр хуҗалык.
Гөлүс Баязитов шулай ук нәселле терлекчелеккә федераль бюджеттан финанслашу бара торган субсидияләр буенча үзгәрешләр турында сөйләде: «2026 елдан мөгезле эре терлекләр өчен селекция-нәсел эшенә бәйле чыгымнар гына кайтарылачак: бонитировка үткәрү, экстерьер һәм гәүдә озынлыгы буенча бәяләү, ветеринария препаратлары белән тәэмин итү, терлекләрнең нәсел сыйфатларын исәпкә алу һәм тамгалау, сөтнең сыйфатын контрольдә тоту, нәселле терлекләр күргәзмәләрендә катнашу».
Аның сүзләренә караганда, 2026 елның 1 мартыннан башлап Нәсел ресурсларының федераль дәүләт мәгълүмат-аналитика системасында эшләү мәҗбүри булачак. “Системада барлык күрсәткечләр буенча тулысынча туры килә торган хайван гына нәселле дип саналачак. Терлекләрнең продуктивлыгы, сакланышы, контроль саву нәтиҗәләре, генотиплаштыру һәм башка күрсәткечләр сатып алучылар өчен ачык булачак. Бу шартларда безнең сыйфатлы нәсел базасының роле тагын да арта. Нәсел ресурсларының федераль дәүләт мәгълүмат-аналитика системасы, «нәсел» субсидиясенең нәтиҗәлелеген арттыру инструменты буларак һәм белешмәләрнең дөреслеген гарантияләп, тармакны үстерүгә ярдәм итәчәк”, - дип өстәде Гөлүс Баязитов.
Марат Җәббаров киңәшмәгә йомгак ясады һәм 2026 елга бурычлар куйды: «Нәсел ресурсларының федераль дәүләт мәгълүмат-аналитика системасына белешмәләр кертүне һәм анда төгәл эшләүне тәэмин итәргә; нәселле сыерның уртача сөт бирүен 11000 килограммга җиткерүгә ирешергә; товар хуҗалыкларының нәселле яшь терлекләргә ихтыяҗын бетерергә; сөт терлекләрен геном бәяләү эшенә кушылырга; нәселле терлекләр күргәзмәсен оештырырга».
Чара азагында Марат Җәббаров Татарстан Республикасы нәсел оешмалары вәкилләренә агросәнәгать комплексын үстерүгә керткән өлешләре өчен дәүләт һәм ведомство бүләкләре тапшырды.