Министрлыкта Татарстан Республикасы Фермерлар ассоциациясенең XXVI съезды узды

2026 елның 29 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы Фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары ассоциациясенең XXVI съезды узды. Съезд кысаларында республиканың агросәнәгать комплексында агроикътисадый сәясәтне үстерү перспективалары, шулай ук авыл территорияләренең, крестьян-фермер хуҗалыкларының, шәхси ярдәмче хуҗалыкларның һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларының икътисадый үсешендә аның әһәмияте турындагы мәсьәләләр каралды.

Президиум составына Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, «Сколково» фондының Биология, медицина һәм авыл хуҗалыгында технологияләрне үстерү үзәге директоры Алексей Плесков, Татарстан Республикасы Фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары ассоциациясе президенты Камияр Байтемиров, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары Нәҗип Хаҗипов, Фермерлар ассоциациясе рәисе, Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районының Крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары рәисе Равил Бикчуров кергән иде.

Камияр Байтемиров кече хуҗалыклар җитештерә торган авыл хуҗалыгы продукциясе күләмнәре, кече хуҗалыкларның саны һәм грант ярдәме турында сөйләде. “Кече хуҗалыклар тарафыннан 2025 елда гомумән 160 млрд. сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе алынган. Аларга 400 меңнән артык шәхси ярдәмче хуҗалык, 2 меңнән артык фермер хуҗалыгы һәм 400гә якын авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы керә”, - дип өстәде ул.

Марат Җәббаров 2025 елда кече хуҗалыкларга турыдан-туры күрсәтелгән ярдәм чаралары турында сөйләде, федераль финанслашу белән 6 юнәлеш буенча һәм 9 республика юнәлешләре буенча ярдәм күләме 1,5 млрд.сум булган.

“2026 елга фермер хуҗалыкларына 488 млн сум турыдан-туры ярдәм күрсәтү планлаштырылган, бу узган елга караганда 163 млн сумга күбрәк. Бизнес-проектларны ачыклауны һәм гаризалар әзерли башлавыгызны сорыйм”, - дип әйтте министр.

Аның сүзләренә караганда, 2020 елдан гамәлдәге кооперативлар саны 1,5 тапкыр артып, 215кә җиткән. Кооператив хәрәкәткә 22 меңнән артык фермер һәм шәхси ярдәмче хуҗалык җәлеп ителгән. Хезмәт күрсәтү һәм продукция эшкәртү күләме 18,5 млрд сумга кадәр арткан, бу 2020 ел күрсәткеченнән өч тапкыр күбрәк.

Марат Җәббаров Сарман районының «Ян» кооперативын мисалга китерде. 2023 елда ул кош-корт сую цехы төзү өчен 9,7 млн сум күләмендә грант алган. 20 млн сум үз акчаларын өстәп, кооператив 650 кв.метр мәйданлы заманча цех төзегән һәм аны тулысынча комплектлаган. Линия 2025 елның ноябрендә эшли башлаган һәм нибары ике ай эчендә бер башын 80 сумнан 35 мең баштан артык кош-корт эшкәрткән. Хәзер аның хезмәтләреннән өч район - Сарман, Мөслим һәм Әгерҗе районнары фермерлары һәм шәхси хуҗалыклары актив файдалана.

Министр шулай ук резидентларга газ белән тәэмин итү, су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу челтәрләрен, инженерлык челтәрләрен (слаботочки) һәм юлларны файдалануга бирүче сәнәгать парклары эшчәнлеген билгеләп үтте, һәм бу кооперативларга проектны башлап җибәргәндә өстәмә чыгымнардан һәм документлар рәсмиләштерүгә вакыт сарыф итүдән котылырга мөмкинлек бирә, дип ассызыклады.

Марат Җаббаров: "Бизнесны табыш китерерлек итеп алып бару өчен кадрлар әзерләүдә һәм җәлеп итүдә катнашырга кирәк, бу хуҗалыклар икътисадының нигезе. Узган елда «Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү» илкүләм проектының «АПКда кадрлар» федераль проекты эшли башлады.


 

Федераль проектның бер адымы - авыл мәктәпләрендә агротехнология классларын яңарту. Бу табигый-фәнни һәм төгәл дисциплиналар буенча тирәнәйтелгән программа белән профильле белем бирүнең яңа, заманча моделен кертергә мөмкинлек бирәчәк. Төп принцип - мәктәпләрнең, көллиятләрнең, югары уку йортларының һәм булачак эш бирүчеләрнең үзара тыгыз хезмәттәшлеге. Дәүләт, инвесторга чыгымнарның 90%ын кайтарып, инициативаны хуплый.

Алексей Плесков, «Сколково» фондының 15 ел эшләү чорында дәүләт, бизнес, фән һәм инноваторлар арасында үзара мөнәсәбәтләр системасы төзелгән, дип билгеләп үтте. “Бу инноваторлар - яңа технологик идеяләр нигезендә бизнесны башлаучы яки киңәйтүче кешеләр. Һәм безнең эш аларга ярдәм итүгә һәм үстерүгә юнәлдерелгән”, - диде ул.

Съезд кысаларында шулай ук сарыкчылыкны, терлекчелекне һәм сөт җитештерүгә, авыл территорияләрен үстерүгә, сыйфатлы, органик продукция җитештерүгә, мелиорациягә ярдәм мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде.

Чара азагында агросәнәгать комплексының тармак үсешенә зур өлеш керткән хезмәткәрләренә дәүләт һәм ведомство бүләкләре тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International