2026 елның 20 гыйнварында «АПКның Ашлык сыйфатын бәяләү үзәге» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалында Кытайга экспортлау өчен 181,6 тонна иссезләндерелмәгән рапс мае партиясен тикшерделәр.
Филиалның лаборатория белгечләре инспекция органыннан продукциянең сыйфатына, чисталыгына сертификатлар алу һәм ГМО булу-булмавын билгеләү өчен мөрәҗәгать итүчеләрнең продукциясенә тиешле тикшерүләр үткәрделәр.
Продукция “Рапс мае. Техник шартлар” ГОСТ 31759-2012 таләпләренә, ТР Таможня берлегенең «Азык-төлек продукциясе иминлеге турында» 021/2011 техник регламенты һәм ТР Таможня берлегенең “Май продукциясенә техник регламент” 024/2011 техник регламенты, контракт һәм импортер ил таләпләренә туры килү-килмәүгә тикшерү узды.
Җибәрер алдыннан рапс маен су массасы өлешенә, май кислотасы составына, ГМОга, микотоксиннар, пестицидларның, радионуклидларның, авыр металлар калдыгына һәм башка күрсәткечләргә тикшергәннәр.
- Иссезләндерелмәгән рапс мае үрнәкләре сыйфат һәм иминлек күрсәткечләренә 100 лаборатор тикшеренү узды. Нәтиҗәләрдән күренгәнчә, продукциянең сыйфаты Кытай таләпләренә тулысынча туры килә, - дип билгеләп үтте «АПКның Ашлык сыйфатын бәяләү үзәге» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы инспекциясе органы җитәкчесе Светлана Белова.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, тышкы базарда Кытай ягыннан Татарстанда җитештерелә торган үсемлек маена ихтыяҗ тотрыклы рәвештә зур булып кала. Үзара файдалы мөнәсәбәтләр партнерлыкны ныгыта һәм «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проекты максатларына туры килә.
2025 ел йомгаклары буенча «АПКның Ашлык сыйфатын бәяләү үзәге» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы контролендә 12,9 мең тоннадан артык үсемлек мае экспортланган, шуларның 99%тан артыгы Кытай Халык Республикасына җибәрелгән. Узган елда җитен маен экспортлау 1,08 мең тоннага җитте, бу 2024 ел күрсәткеченнән 2,4 тапкырга артыграк (456 тонна). Көнбагыш мае 0,4 мең тонна җибәрелгән. Экспортның төп өлешен – 11,4 мең тоннадан артыгын - рапс мае тәшкил итә, аның бер өлеше (42 тонна) Үзбәкстанга җибәрелгән.