Татарстан бизнесы хәзер ясалма интеллект ярдәмендә салым законнарындагы үзгәрешләр турында оператив мәгълүмат алырга һәм тикшерүләргә әзерләнергә мөмкин. Telegram һәм МАХ мессенджерларында эшләүче «Эшкуар ярдәмчесе» чат-боты төп инструментка әверелде.
«Тикшерелгән бизнес» интернет-ресурсы базасында төзелгән сервис (prov-biz.ru) Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы инициативасы буенча Татарстан Республикасы Прокуратурасы белән берлектә эшләтеп җибәрелде. Бу эшкуарларга контроль һәм күзәтчелек эшчәнлеге таләпләрен үтәргә ярдәм итә торган бушлай платформа.
Чат-ботның «Еш бирелә торган сораулар» бүлеге бизнес ихтыяҗларына даими рәвештә яраклашып тора. Мәсәлән, 2025 елның декабреннән чат-ботта «Салым реформасы» дигән яңа бүлек барлыкка килде. Эчке статистика белешмәләре буенча, ботка бирелә торган барлык сорауларның 70%тан артыгы нәкъ менә салым өлкәсендәге үзгәрешләргә кагыла. Сервис эшли башлаганнан бирле 2025 елда барлыгы 7 меңнән артык сорау эшкәртелгән, ә кулланучыларның уңай бәяләмәләре дәрәҗәсе 95%тан артып киткән.
«ГосПромпт» цифрлы платформасы базасында ясалма интеллект технологияләрен куллана торган чат-бот эшкуарларга комплекслы чишелеш тәкъдим итә:
Салым реформасы турында консультацияләр: законнардагы үзгәрешләр турында оператив аңлатмалар:
- Тикшерүләргә әзерлек: үз-үзеңне тоту алгоритмы, инспектор тарафыннан сорала торган документлар өчен нигез һәм үз-үзеңне тикшерү өчен чек-битләр;
- Мәгълүмат бирү: компаниянең ИННын кертү юлы белән агымдагы елга планлаштырылган тикшерүләр, профилактик визитлар һәм аларны үткәрү тәртибе турында хәбәр итә;
- Аналитика: «Тикшерелгән бизнес» порталында бөтен республика яисә конкрет компания буенча бизнеска административ йөкләнешне чагылдыра торган бүлек бар. Шулай ук типик хокук бозулар базасы һәм аларны булдырмау ысуллары тупланган.
Кулланучылар билгеләп үткәнчә, сервис контроль органнары белән үзара хезмәттәшлектә бизнесны хокукый яклауны һәм ачыклыкны арттыра.
Татарстанның уңышлы тәҗрибәсе инде федераль дәрәҗәдә югары бәяләнде. Россия Икътисадый үсеш министрлыгы “Эшкуар ярдәмчесе” чат-ботын, РФнең башка субъектларында тарату өчен тәкъдим ителгән иң яхшы төбәк практикасы буларак, monitoring.ar.gov.ru порталында урнаштырды.