Казанда кабат «Изобилие» (”Муллык”) халык куллану товарлары ярминкәсе эшли башлый

2026 елның 30 гыйнвары, җомга

2026 елның 4 - 8 февралендә Казанның Спорт сарае фойесында ай саен була торган халык куллану товарлары күргәзмә-ярминкәсе — «Изобилие» Татарстан сәүдә фестивале узачак.

Фестивальдә киң ассортиментта товарлар, шул исәптән үзебездә җитештерелгән азык-төлек продуктлары, текстиль эшләнмәләр, халык кәсепләре эшләнмәләре һәм башкалар булачак.

Чара кече һәм урта бизнеска ярдәм итүгә, халыкны сыйфатлы товарлар белән тәэмин итүне арттыруга һәм республикада күргәзмә-ярминкә эшчәнлеген үстерүгә юнәлдерелгән.

Ярминкә биш көн эшләячәк, катнашучыларга һәм килүчеләргә хезмәттәшлек итү һәм сатып алулар өчен киң мөмкинлекләр тудырыла, шулай ук кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм күрсәтелә, бу «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» илкүләм проекты максатларына һәм бурычларына туры килә.

Катнашучылар өчен тулырак мәгълүмат фестиваль сайтында бирелә: https://izobilie-kazan.ru/.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International