«Gulfood-2026» күргәзмәсендә Татарстан компанияләре экспорт контрактлары төзеделәр

2026 елның 27 гыйнвары, сишәмбе

Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары — Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Дубайда уза торган «Gulfood-2026» азык-төлек сәнәгате күргәзмәсе эшендә катнаша.

Татарстан Республикасы стендында министр «Эмиз» сәүдә йорты ҖЧҖ һәм «Mada Saudi Trading and Development Company» компаниясе, «ВАМИН-Татарстан» ҖЧҖ һәм «Au Viet food Import-Export and Manufacture» компаниясе, «Эксито» ҖЧҖ һәм «ShandongShengsiRuji Internatinal Trade Co» компаниясе, «Заготовитель» ҖЧҖ һәм «Aya Beauty» компаниясе, шулай ук «ВТК Акульчев» ҖЧҖ һәм «FARJ AL BUHAIRAH GENERAL TRADING LLC» комраниясе арасындагы килешүләрне һәм экспорт контрактларын имзалау тантаналарында катнашты.

Марат Җаббаров, Татарстан Республикасы компанияләре һәм чит ил эшлекле партнерлары арасында экспорт контрактларын имзалау сәүдәне киңәйтүгә һәм икътисадый элемтәләрне ныгытуга юнәлдерелә, дип билгеләп үтте. Агросәнәгать комплексы продукциясен экспортлау үсеше «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проекты максатларына туры килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International