Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстанда сөт бәяләренә бәйле агымдагы вәзгыять турында сөйләде. Киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Видеоконференцэлемтә режимында киңәшмәгә барлык муниципаль районнар да кушылды.
Марат Җәббаров 2025 елның декабреннән сөткә бәяләр төшүгә бәйле агымдагы вәзгыять турында сөйләде. Бәяләр төшүнең төп сәбәбе - Татарстанда һәм тулаем ил буенча сөт продукциясе запасларының шактый артып китүе. Республиканың сөт эшкәртү предприятиеләре складларында сөт продукциясе запасы 8780 тоннадан артып киткән, шул исәптән ак май - 2020 тонна, сыр - 4957 тонна, коры сөт - 1158 тонна. Бу 2025 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 40%ка күбрәк. Запасларның артуы җирле сөт продукциясенә бәяләрнең югары булуы һәм Беларусь Республикасыннан сөт продукциясен түбәнрәк бәяләрдән алу күләмнәренең артуы белән аңлатыла.
Бүген авыл хуҗалыгы оешмаларында 1 кг сөтнең уртача бәясе өчен 38 сум 70 тиен тәшкил итә, бу узган елның шушы чорына караганда 20%ка түбәнрәк. Без 2023 ел тенденциясенең кабатлануын күрәбез, ул чакта 2022 ел йомгаклары буенча сөт җитештерү күләмнәре һәм әзер продукциянең күчмә запаслары аны куллану күләменнән артып киткән иде. Шәхси ярдәмче хуҗалыклар секторында бер килограмм сөтнең уртача сатып алу бәясе - 32 сум 90 тиен.
Чимал сөтенә һәм тулаем сөт тармагына бәяләргә бәйле вәзгыятьне тотрыкландыру өчен Татарстан Республикасы һәм Федераль үзәк бюджетында җитештерүчеләргә һәм эшкәртүчеләргә комплекслы ярдәм каралган. Авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә сөт җитештерүгә - 504,7 млн сум; сөт эшкәртү заводларына - 177,7 млн сум; кече һәм урта хуҗалыкларга - сөт җитештерүгә - 505 млн. сум; нәселле терлекчелеккә ярдәм итүгә - 1 млрд 140 млн сум; авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларына авыл хуҗалыгы продукциясен сатып алуга бәйле чыгымнарны каплауга - 185,0 млн сум. Агымдагы елда 2023-2025 елларда сатып алынган техникага чыгымнарның бер өлешен субсидияләү өчен техник һәм технологик модернизацияләү статьясына 4 млрд сумнан артык акча каралган. Әлеге чаралар алынмый калган керемнәрнең бер өлешен компенсацияләүгә һәм җитештерүнең табыш китерүен (рентабельлеген) саклап калуга юнәлдерелгән.
Министр шулай ук хәзерге шартларда авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә технологик процессларны оптимальләштерүгә һәм рационнарны яңадан карауга игътибар итәргә кирәклеген ассызыклады. Төп бурыч - уңай динамиканы һәм икътисадый нәтиҗәлелекне саклап калып, үзкыйммәтне киметү.