Татарстанда агросәнәгать комплексы продукциясенең иминлеге һәм сыйфаты өлкәсендәге эшкә йомгаклар ясалды

2026 елның 19 гыйнвары, дүшәмбе

Агросәнәгать комплексы продукциясенең иминлеген һәм сыйфатын бәяләү федераль үзәгенең Татарстан Республикасы филиалы үзенең 2025 елгы эшчәнлегенә якынча йомгаклар ясады.

Үсемлекләрнең сыйфаты, иминлеге һәм карантины өлкәсендә 654 күрсәткеч буенча 106 методикага аккредитация өлкәсен киңәйтү процедурасын сынау лабораториясенең уңышлы узуы аеруча әһәмиятле вакыйга булды. Эксперт тикшерүе нәтиҗәләре буенча филиалда яңа ысул барлыкка килде – дендрохронологик экспертиза яисә агачларның яшенә экспертиза уздыру.

Ел башыннан «АПК продукциясенең иминлеген һәм сыйфатын бәяләү үзәге» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы хезмәткәрләре тарафыннан төрле типтагы ашлык саклау өчен 2,5 млн куб метрдан артык буш бина фумигацияләнгән һәм аэрозоль ярдәмендә эшкәртелгән, бу 2024 елның шушы чорына караганда 2,4 мәртәбә күбрәк. Белгечләр буш складларны гына түгел, ә «Экспорт» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән, Россия эчендәге базарга чыгарыла торган, шулай ук экспортка – Төркия, Кытай, Грузия, Азәрбайдҗанга җибәрелә торган 182,6 мең тонна ашлык һәм аның эшләнмәләрен дә зарарсызландырганнар.

2025 елда беренче мәртәбә Иранга азык-төлек бодае турыдан-туры экспортланды. Белгечләр контролендә Ислам Республикасына су юлы буйлап барлыгы 62 мең тоннадан артык азык-төлек бодаеның һәм арпаның 14 партиясе озатылган. Белгечләр тарафыннан тиешле бөтен чаралар комплексы тулысынча үтәлгән - Иран карантин ведомствосы, Россия һәм халыкара законнар таләпләре нигезендә, кирәкле барлык документлар әзерләүне дә кертеп, теплоходларның буш трюмнарын, шулай ук ашлыкны тиешенчә зарарсызландыру үткәрелгән.

Узган ел филиал шулай ук күрсәтелә торган хезмәтләр исемлеген киңәйткән иде, ул, сынау беркетмәләре бирүне дә кертеп, терлекчелектәге калдык продуктларның үрнәкләрен тикшерү белән тулыландырылды. Моннан тыш, филиал экспертлары 2025 елдан башлап техник шартлар тудыруда кирәкле ярдәмне күрсәтәләр.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International