Министрлыкта Россия Федерациясе АПК хезмәткәрләре һөнәр берлегенең Татарстан республика оешмасы утырышы узды

2025 елның 27 ноябре, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Россия Федерациясе Агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре һөнәр берлегенең Татарстан республика оешмасы утырышы узды. Анда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов, Россия Федерациясе Агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре һөнәр берлегенең Татарстан республика оешмасы рәисе Фәридә Гарифуллина, Татарстан Республикасы Һөнәр берлекләре федерациясе рәисе урынбасары Марат Гафаров, районнарның һөнәр берлекләре оешмалары һәм тармак предприятиеләренең башлангыч һөнәр берлекләре оешмалары рәисләре катнашты.

Ленар Гарипов, бүген агросәнәгать комплексы республиканың азык-төлек иминлеген тәэмин итүдә төп роль уйный һәм Татарстан икътисадына шактый зур өлеш кертә, дип билгеләп үтте. "Куелган максатларга ирешү тармакта барлык катнашучыларның, беренче чиратта, авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренең фидакарь хезмәтеннән, аларның бердәм, намуслы эшләвеннән башка мөмкин түгел. Нәкъ менә сез, хөрмәтле хезмәттәшләр, безнең агросәнәгать комплексын үстерүдә төп этәргеч көч булып торасыз", - дип өстәде ул.

Ул әйткәнчә, авыл хуҗалыгында уңышлы эшләү профессиональ булуны гына түгел, шулай ук лаеклы хезмәт шартлары, социаль якланганлык һәм иртәгесе көнгә ышаныч булуны да таләп итә. «Без һәрвакыт диалогка әзер һәм хезмәт шартларына, хезмәт хакына, сәламәтлекне саклауга һәм башка социаль аспектларга кагылышлы мөһим мәсьәләләрне хәл итү буенча АПК хезмәткәрләре һөнәр берлеге белән бергә эшләргә әзер», - дип ассызыклады ул.

Утырыш барышында Фәридә Гарифуллина Россия Федерациясе Агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре һөнәр берлегенең IX Съезды йомгаклары турындагы нотык белән чыгыш ясады. «Глобаль геосәяси үзгәрешләргә карамастан, Россия агросәнәгать комплексы лаеклы нәтиҗәләр күрсәтә, халыкара азык-төлек базарында алдынгы урыннарны били һәм аны үстерү өчен киң мөмкинлекләргә ия. Бүген агросәнәгать комплексы алдына яңа зур бурычлар куелды: технологик суверенитет дәрәҗәсен күтәрү, үзебезнең заманча җайланмаларга һәм техникага күчү, алга таба инвестицияләр керүгә шартлар тудыру», - дип билгеләп үтте Фәридә Гарифуллина.

Фән, мәгариф һәм инновацион технологияләр бүлегенең әйдәүче киңәшчесе Нина Вәлиева, агымдагы елдан Татарстанда «Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү» илкүләм проектының «АПКда кадрлар» федераль проектын гамәлгә ашыру башланды, дип билгеләп үтте. Аны гамәлгә ашыру мәктәп эскәмиясеннән алып АПК предприятиеләренә кадәр кадрлар әзерләүнең «җөйсез траекториясен» булдыруга юнәлдерелгән, бу мәгариф учреждениеләрен һәм бизнесны берләштерә торган системаны булдыруга ярдәм итәчәк. «Проект кысаларында югары квалификацияле белгечләр һәм эшче һөнәрләре белгечләрен әзерләү дәрәҗәсен күтәрү мөмкинлеген бирә торган чаралар комплексы эшләнде», - диде Нина Вәлиева.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International