Марат Җәббаров «Татарстанның эшлекле партнерлары» форумында катнашты

2025 елның 26 ноябре, чәршәмбе

Бүген «Kazan Palace by TASIGO» мәйданчыгында «Татарстанның эшлекле партнерлары» ХVIII форумының пленар утырышы узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров 10 илдән һәм Россиянең 58 төбәгеннән килгән 400дән артык татар эшкуары катнашты. 

Утырыш башланыр алдыннан республика Рәисе Бөтендөнья татар конгрессының агымдагы эшенә һәм планнарына багышланган күргәзмәне карады.

«Татарстанның эшлекле партнерлары» - татар дөньясының эшлекле хезмәттәшлеген үстерүгә һәм элемтәләрен ныгытуга юнәлдерелгән иң эре халыкара чараларның берсе. Эшлекле программа кысаларында катнашучылар социаль-икътисадый үсешнең төп юнәлешләре, инвестицион мөмкинлекләр һәм хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алышалар.

ТР вице-премьеры, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шурасы рәисе Васыйл Шәйхразиев кичә форум делегатларының Түбән Кама районында булулары, анда төбәкнең икътисадый программасы һәм уңышлы инвестпроектлар мисаллары белән танышулары турында сөйләде. Шулай ук эшкуарлар район җитәкчелеге белән очраштылар, сәнәгать предприятиеләрендә һәм инфраструктура объектларында булдылар.

Үз чыгышларында Самара, Төмән, Красноярск, Бишкек, Уфа, Киров һәм башка шәһәрләрдән килгән татар эшкуарлары үзләренең бизнес-проектлары турында, Татарстан белән эшлекле элемтәләрне үстерүләре турында сөйләделәр, татар халкына хас үзенчәлекләрне саклауга аерым игътибар бирделәр.

Рөстәм Миңнеханов, «Татарстанның эшлекле партнерлары» форумы кысаларында ел саен үткәрелә торган очрашулар күркәм традициягә әверелде, дип ассызыклады. Ул Россиянең башка төбәкләреннән һәм чит илләрдән килгән татарлар белән элемтәләрне саклап калуның һәм үстерүнең мөһимлеген билгеләп үтте. “Хәзер без сезнең чыгышларыгызны тыңладык, алар барысы да бик кызыклы һәм эчтәлекле. Без сезнең белән горурланабыз, сездән күп нәрсәгә өйрәнәбез. Сез-уңышлы эшкуарлар. Шул ук вакытта татар телен, милли мәдәниятне һәм гореф-гадәтләрне саклауга зур игътибар бирәсез. Барыгызга да зур рәхмәт. Бергә булыйк!"- диде республика Рәисе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International