Иртәгә Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак. Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләренең продукциясен (яшелчә, ярма, он, шикәр, сөт продуктлары, ит, ашлык һ.б.) Казан шәһәренең 4 районында оештырылган 5 мәйданчыкта сатып алырга мөмкин булачак.
“Казан” агросәнәгать паркындагы авыл хуҗалыгы ярминкәсенә Спас, Әтнә, Теләче, Саба, Нурлат һәм Апас муниципаль районнары авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләре, шулай ук: Татарстан кулланучылар берлеге (Татпотребсоюз), “Ак Барс” Холдинг компаниясе” ААҖ, “Ак Барс” кошчылык комплексы” ҖЧҖ, Лаеш филиалы, “Татплодоовощпром” ЯАҖ, “ПРОСТО МОЛОКО” ИК” ҖЧҖ, “Сервис-Агро” ҖЧҖ, “АгроИнвест” идарәчел компания” ЯАҖ, Татарстанның фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе, “Зеленодольск сөт эшкәртү комбинаты” ЯАҖ, Россия авыл хуҗалыгы фәннәре академиясенең “Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты” ДФУ (ГНУ) кебек оешмалар үз продукцияләрен китерәчәкләр.
Дәрвишләр ярминкә мәйданчыгында, Дәрвишләр пос., Совет ур., 18 адресы буенча, Сәид-Галиев ис. Мәдәният йорты каршында Аксубай муниципаль районы авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләре, Татарстан кулланучылар берлеге (Татпотребсоюз), “Ак Барс” Холдинг компаниясе” ААҖ, “Ак Барс” кошчылык комплексы” ҖЧҖ, Лаеш филиалы, “Татплодоовощпром” ЯАҖ, “ПРОСТО МОЛОКО” ИК” ҖЧҖ, “Красный Восток-Агро” ААҖ, “Сервис-Агро” ҖЧҖ, “Эдельвейс-М” сөт продуктлары комбинаты” ЯАҖ, “Полимэкс” ҖЧҖ, “Татагролизинг” ААҖ, “Татмелиорация” траст компаниясе” ААҖ, “Казан ит комбинаты” ААҖ кебек оешмалар үз продуктцияләрен китерәчәкләр.
Яңа Савин районында (Адоратский ур., 21, “Яңа Савин күпләп-ваклап сату базары” ААҖ каршындагы мәйдан) Кукмара, Яңа Чишмә, Тәтеш муниципаль районнары, Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы оешмалары: “Ак Барс” кошчылык комплексы” ҖЧҖ, Лаеш филиалы, “Татплодоовощпром” ЯАҖ, “Майский” теплица комбинаты” ҖЧҖ, “ПРОСТО МОЛОКО” ИК” ҖЧҖ, “Казан ит комбинаты” ААҖ, “Эдельвейс-М” сөт продуктлары комбинаты” ЯАҖ продукциясен сатып алырга мөмкин булачак.
Авиатөзелеш районында (Дементьев ур., 39, 123 нче һөнәри лицей каршындагы мәйдан) Биек Тау муниципаль районы һәм республиканың авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләре: Татарстан кулланучылар берлеге (Татпотребсоюз), “Ак Барс” Холдинг компаниясе” ААҖ, “Ак Барс” кошчылык комплексы” ҖЧҖ, Лаеш филиалы, “Татплодоовощпром” ЯАҖ, “ПРОСТО МОЛОКО” ИК” ҖЧҖ, “Татагрохим” ААҖ, “РАЦИН” ДУП (ГУП), “Казан ит комбинаты” ААҖ продукцияләре булачак.
Мәскәү районында (Г.Коләхмәтов ур., 31, “Удача” сәүдә үзәге территориясе) Чүпрәле муниципаль районы һәм инвесторлар: Татарстан кулланучылар берлеге (Татпотребсоюз), “Татплодоовощпром” ЯАҖ, “Ак Барс” Холдинг компаниясе” ААҖ, “Ак Барс” кошчылык комплексы” ҖЧҖ, Лаеш филиалы, “ПРОСТО МОЛОКО” ИК” ҖЧҖ, “Казан ит комбинаты” ААҖ, “Эдельвейс-М” сөт продуктлары комбинаты” продукцияләрен сатып алырга мөмкин булачак.