Бүген эш көне булуга карамастан, Татарстанда гадәттәге авыл хуҗалыгы ярминкәләре узды. Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов Казан шәһәрендәге берничә мәйданчыкның эшен карап чыкты. Ул сатучылар һәм сатып алучылар белән аралашты, халыкның теләкләрен тыңлады.
Эш көненә карамастан, ярминкәләр халык арасында зур популярлык белән узды. Шәһәр халкы базар бәяләреннән түбәнрәк бәяләрдән продуктлар сатып ала алдылар.
Киштәләрдә кош ите, йомырка, сыер ите, дуңгыз ите, бәрәңге, яшелчәләр, сөт һәм сөт продуктлары, шикәр, көнбагыш мае, он һәм төрле кондитер әйберләре бар иде. Фермерлар һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре шәһәр халкына республикада үстерелгән һәм җитештерелгән сыйфатлы продуктлар тәкъдим иттеләр.
Татарстанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре, җитештерүчеләр һәм кулланучылар арасында элемтәләрне ныгытып, авыл хуҗалыгы үсешенә һәм төбәкнең азык-төлек иминлеген яхшыртуга ярдәм итеп, күркәм традициягә әверелде һәм алар даими рәвештә уздырыла, бу «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» илкүләм проекты максатларына һәм бурычларына туры килә.