Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы исеменнән һәм шәхсән үзем сезне Халыклар бердәмлеге көне белән котлыйм!
Бүген без тамырлары белән тирән тарихка барып тоташа торган һәм безнең күпмилләтле илебезнең һәр кешесенә якын булган кыйммәтләрне күрсәтә торган бәйрәмне билгеләп үтәбез. Ватанга мәхәббәт, татулык, бердәмлек һәм үзара ярдәмләшү – җәмгыятебезнең нигезен тәшкил итә торган кыйммәтләр. Ә авыл хуҗалыгы, төрле халыклар вәкилләренең көчен берләштерүче тармак буларак, җиребез иминлеге өчен фидакарь хезмәткә булган бу уртак омтылышны аеруча ачык чагылдыра.
Бу бәйрәм көне уңаеннан сезгә һөнәри осталыгыгыз, авыл хуҗалыгын үстерүгә армый-талмый хезмәт итүегез өчен тирән рәхмәтемне белдерәм. Тармакны үстерүгә сезнең керткән өлешегез Ватанга хезмәт итүнең һәм илебез иминлеге хакына фидакарь хезмәтнең ачык мисалы булып тора.
Сезгә нык сәламәтлек, бәхетле тормыш, Ватаныбыз иминлеге, муллыгы хакына хезмәтегездә чын күңелдән уңышлар телим! Иртәгесе көнгә ышанычыбыз нык, киләчәгебез матур, якты, тыныч булсын, барлык халыкларның бердәмлеге, татулыгы, дуслыгы республикабызның, илебезнең тотрыклы үсешенә ныклы нигез булып торсын, рухи көч өстәсен!
ТР Премьер-министры урынбасары –
ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры М.Ә.Җәббаров