Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре турында иң яхшы әсәрләр

2013 елның 29 ноябре, җомга

Кичә Татарстан Республикасы Язучылар берлеге бинасында әдәби әсәрләр конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү уздырылды. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Язучылар берлеге вәкилләре катнашында, конкурста катнашучыларның иҗади сәләтләрен бәяләп, йомгак ясалды.

Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов та катнашты.

Шунысы мөһим, конкурста катнашу өчен элек беркайда да басылып чыкмаган, түбәндәге өч номинациядәге әсәрләр кабул ителде: хикәя, повесть һәм роман.

Йомгаклар түбәндәгечә:

«Хикәя» Номинациясе:

1 урын – «Карачкы вакыйгасы» (автор - Габит Фәрхетдинов);

2 урын – «Каен» (автор – Кәрим Кара);

3 урын – «Елан тәпие» (автор – Рифә Рахман).



«Повесть» номинациясе:

2 урын – «Тузгытылган күч» (автор – Сәгидулла Хафизов);

3 урынга ике әсәр ия булды:

1) «Мин дә бер татарыңдыр...» (автор – Рәдиф Сәгъди);

2) «Таллы күлдә былбыл бар» (автор – Айгөл Әхмәтгалиева).



«Роман» номинациясе:

1 урын – «Җирдә ниләр бар икән?» (автор – Зиннур Хөснияр);

2 урын – «Уфалла арбасы» (автор – Вахит Имамов);

3 урынга ике әсәр ия булды:

1) «Язмыштан узмыш» (автор – Нурислам Хәсәнов);

2) «Авыл романы» (автор – Хәбир Ибраһимов).

Конкурсның жюри составына Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының авылны социаль үстерү буенча урынбасары Марат Җәббаров, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат секретаре Гөлнира Габдрахманова, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбанов, филология фәннәре докторы, профессор Фоат Галимуллин, филология фәннәре докторы, профессор Талгать Галиуллин, филология фәннәре докторы, профессор Хатыйп Миңнегулов, язучы, Габдулла Тукай ис. Дәүләт премиясе лауреаты Фоат Садриев, язучы Камил Кәримов, Татарстан Республикасы язучылар берлеге рәисенең иҗат мәсьәләләре буенча урынбасары, язучы Вакыйф Нуриев кергән иде.

Әлеге чара барышында анда катнашучылар шулай ук Татарстан Республикасында әдәби тәнкыйтьнең торышы, язучыларның әдәби жанрлар буенча эшчәнлеге турында, китап чыгару, иҗат эшен кызыксындыру, шулай ук мондый конкурсны киләчәктә дә үткәрү мәсьәләләре хакында фикер алыштылар.

Марат Әхмәтов, җиңүчеләрне бүләкләп, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы киләчәктә дә мондый конкурсны уздыруга һәм авыл хезмәтчәннәре тормышын тулырак яктыртучы талантларны ачыклауга актив ярдәм итәчәк, дип әйтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International