«Авылда социаль проектлаштыру» конкурсында җиңүчеләр ачыкланды

2013 елның 29 ноябре, җомга

Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе район бүлекчәләренең 13социаль проекты конкурста җиңүчеләр булып танылды һәм аларны гамәлгә ашыруга грант биреләчәк.

2011 - 2015 елларга «Татарстан Республикасы авыл яшьләре» озак сроклы максатчан программасын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе үз район бүлекчәләре һәм башлангыч оешмалар арасында «Авылда социаль проектлаштыру» дигән социаль әһәмиятле проектлар һәм программалар конкурсын үткәрде.

Конкурсның төп максаты авыл яшьләре өчен аеруча нәтиҗәле социаль әһәмиятле проектларны һәм программаларны ачыклау иде.

Быел конкурска 30дан артык гариза бирелгән иде. Катнашуга бирелгән барлык гаризалар да конкурсның Эксперт советы тарафыннан каралды. Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе район бүлекчәләренең 13 социаль проекты конкурста җиңүчеләр булып танылды.

Конкурска тапшырылган эшләр түбәндәге номинацияләр буенча бәяләнде: «Яңа буын», «Команда», «Татарстанның табигатен саклап калыйк», «Милләтара мөнәсәбәтләр мәдәнияте», «Кара-каршы бер адым», «Уңыш үз кулларыңда», «Яңа караш» Россия яшьләр мәгълүмат челтәре», «Сәламәт тормыш рәвеше, социаль-тискәре күренешләрне профилактикалау», дип хәбәр итәТатарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе.

Тапшырылган барлык проектлар авылның актуаль проблемаларын хәл итүгә юнәлдерелгән иде, болар: яшьләр эшкуарлыгын, авыл туризмын үстерү, милләтара мөнәсәбәтләрне ныгыту, яшьләрнең социаль проблемаларын хәл итү буенча иҗтмагый инициативаларны хуплау һәм башкалар.

Конкурста җиңүчеләргә үз проектларын гамәлгә ашыру өчен оештыру, мәгълүмати һәм финанс ярдәме күрсәтеләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International