«Алтын көз» күргәзмәсендә Россия агросәнәгать комплексының технологик лидерлыкка ирешүе турында фикер алыштылар

2025 елның 8 октябре, чәршәмбе

«Алтын көз» Россия агросәнәгать күргәзмәсе кырларында Дәүләт Советының «Технологик лидерлык» юнәлеше буенча комиссия утырышы булды. Чарада комиссия рәисе, Красноярск крае губернаторы Михаил Котюков, авыл хуҗалыгы министры Оксана Лут, федераль һәм төбәк ведомстволары, бизнес һәм фәнни җәмәгатьчелек вәкилләре катнашты.

Чара питч-сессия форматында узды. Фикер алышуның темасы «Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү» илкүләм проектын гамәлгә ашыру, үсемлекчелектә һәм терлекчелектә тикшеренү нәтиҗәләре, АПК өчен кадрлар әзерләү булды.

Михаил Котюков: “Безнең уртак бурычыбыз – кайда суверенитет саклавыбызны, ә кайда дөньяга үзебезне чыгаруны һәм беркемдә дә булмаган продукт булдырырга әзер булуыбызны аерып күрсәтү. Без нинди сортларның, минераль ашламаларның, биопрепаратларның, терлекләр токымнарының дөньякүләм базарда безнең чемпионнар булачагын аңларга тиеш. Моннан тыш, азык-төлек иминлеген тәэмин итеп, ирешелгән дәрәҗәне һич кенә дә төшерергә ярамый, үзебезнең орлыкларның һәм гибридларның сыйфатын яхшыртырга кирәк. Кадрлар мәсьәләсенә килгәндә, белем бирү программаларын модернизацияләргә, ихтыяҗ була торган белгечләр әзерләргә кирәк. Безгә үз урыныбызны табу мөһим, ул базарда уникаль Россия продуктын җитештерү өчен барысын да эшләргә мөмкинлек бирәчәк”.

Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры Оксана Лут билгеләп үткәнчә, 2030 елга ил үзен үзебезнең селекция орлыклары белән – 75%ка, сөт юнәлешендә токымлы мөгезле эре терлекләрнең баш санын – 72%ка җиткерергә, кошчылыкта нәселле продукция белән 10%ка тәэмин итәргә тиеш. Утырыш барышында галимнәр сөт һәм ит терлекчелегендә геном селекциясенең нәтиҗәле инструментлары, язгы рапс, көнбагыш һәм шикәр чөгендеренең конкуренциягә сәләтле гибридларын булдырудагы казанышлар турында сөйләделәр. Соңгысы селекция өчен иң катлаулы сортларның берсе булып тора, әмма Россия белгечләре продуктның уникаль гибридларын эшләргә һәм аларны 2030 елга базарга чыгаруны планлаштыралар. Киңәшмәдә катнашучылар селекция процессын анализлау өчен бердәм цифрлы платформа турында фикер алышуга аерым игътибар бирделәр. Мәйданчык тикшеренү нәтиҗәләрен фаразларга һәм яңа сортлар булдыру вакытын кыскартырга мөмкинлек бирәчәк. Эшкә инде илнең әйдәп баручы фәнни институтлары кушылды, диде ул.

Югары уку йортлары җитәкчеләре һәм бизнес вәкилләре утырыш барышында хезмәттәшлек тәҗрибәсе белән уртаклаштылар, аның ярдәмендә ике як та җитештерү таләпләренә оператив җавап бирә һәм тармак өчен кадрлар әзерләүнең белем бирү программаларын модернизацияли ала. Әзерлек мәктәптән башлана. 67 төбәктә 600дән артык агротехнология класслары эшли, аларда тугыз меңнән артык укучы белем ала. Киләчәктә аларның санын ике тапкырга арттыру планлаштырыла, ә 2030 елга - 18 меңгә кадәр. Параллель рәвештә аграр секторның реаль ихтыяҗларына мөмкин кадәр күбрәк җайлаштырылган яңа белем бирү программалары эшләнә. 

Татарстан Республикасында быел «Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү» илкүләм проекты буенча республиканың 20 мәктәбендә агрокласслар ачылачак, 550 бала агроһөнәргә өйрәнәчәк һәм аның үзенчәлекләренә төшенәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International