Бүген Татарстан Республикасында Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган Беренче бөтенроссия агродиктанты башланды. Игенчеләр сараенда - агродиктант язуның төп төбәк мәйданчыгында 150дән артык кеше катнашты.
8 октябрьдән 12 октябрьгә кадәр республиканың 166 мәйданчыгында һәм онлайн-форматта мәктәп укучылары, студентлар, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре, укытучылар, шулай ук агросәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре аграр тармакны популярлаштыруга юнәлдерелгән проектка кушылачак.
Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Марсель Мәхмүтов, бүген аграр тармак белән кызыксынуны арттыруга, белемнәрне тикшерүгә һәм авыл хуҗалыгына битараф булмаганнарны берләштерүгә юнәлдерелгән уникаль инициатива старт ала, дип билгеләп үтте.
.jpeg)
Аның әйтүенчә, Беренче бөтенроссия агродиктанты республикабыз позицияләрен ныгытуга һәм авыл хуҗалыгы һөнәрләренең абруен күтәрүгә таба тагын бер адым булачак.
Акция халыкның аграр гыйлемлелек дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлдерелгән һәм яшьләрне аграр өлкәдәге эшләргә рухландыруга юнәлдерелгән.
Катнашучыларга үсемлекчелек һәм үсемлекләрне яклау, терлекчелек һәм нәсел эше, балык хуҗалыгы, цифрлаштыру, АПК продукциясен экспортлау кебек блоклар буенча 30 сорауга җавап бирергә туры киләчәк. Моннан тыш, органик игенчелек, агротуризм, Россиянең азык-төлек иминлеген тәэмин итү, агросәнәгать комплексының тарихы һәм һөнәрләре мәсьәләләре дә игътибарга алыначак.
Аграр диктант аграр тармакны популярлаштыруга һәм «Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү» илкүләм проектына ярдәм итү йөзеннән укыту, эшләү һәм инвестицияләр кертү өчен авыл хуҗалыгын заманча, технологик һәм кызыклы юнәлеш буларак күрсәтүгә юнәлдерелгән.