Татарстан Республикасы кырларында авыл хуҗалыгы культураларын җыю дәвам итә. Тагын 380 мең га мәйданда уңыш җыеп аласы бар. Көнбагыш мәйданы – 205 мең га, кукуруз - 90 мең га. Мондый белешмәләрне бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров җиткерде.
Республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимындгы киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Республикада шулай ук шикәр чөгендерен җыю дәвам итә. Бүгенгә ул 27 мең га - ягъни планнан 50% мәйданда 1 млн 290 мең тонна чыгарылган, уртача уңдырышлылык – 475 ц/га. Шикәр заводларында 458 мең тонна әзерләнгән, 390 мең тонна чимал эшкәртелгән, 50 мең тоннадан артык шикәр әзерләнгән.
Урып-җыю эшләре һәм терлек азыгы әзерләү белән беррәттән туфракны төп эшкәртү дә дәвам итә. Агымдагы көнгә 1 млн 51 мең га җир эшкәртелгән, ягъни планнан 67%, шул исәптән 400 мең га тирәнтен эшкәртелгән. Туфракны туңга сөрүдә 1100 гә якын агрегат эшли, көнгә 28 мең гектардан артык җир эшкәртелә.
Аннары Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы терлек азыгы әзерләүнең барышы турында сөйләде. Бүгенгә республика буенча шартлыча баш хайванга 33,3 центнер азык әзерләнгән, бу планнан 83% тәшкил итә.
Силос өчен кукуруз җыю дәвам итә, 125 мең га мәйданнан 72,7 мең га яисә планлаштырылган күләмнән 58% җыелган. 2 млн 232 мең тонна силос әзерләнгән, планнан 60%. Чүпрәле, Балтач, Буа, Лаеш муниципаль районнарында силос өчен кукуруз җыю әйбәт темплар белән бара - аларда барлык мәйданның 80%тан артыгы җыелган.
Министр әйтүенчә, шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм итү өчен 2025 елда биш юнәлеш буенча 711 млн сум каралган, бу узган ел белән чагыштырганда 264 млн сумга күбрәк. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән савым сыерлары тотуга бер сыерга - 6300 сумга кадәр, ана кәҗәгә - 1 мең сумга кадәр, мини-фермалар төзүгә - 1 млн сумга кадәр, товар һәм нәселле таналар сатып алуга 80 һәм 90 мең сумга кадәр арттырылган.
2025 елдан субсидияләр алуга таләпләр катгыйландырылган, тотылган чыгымнарны каплау өчен аларны катгый рәвештә раслау кирәк. Бүгенгә авыл халкына 440 млн сум, ягъни лимитның 62%ы җиткерелгән, сайлап алуның беренче этабы йомгаклары буенча 26 мең 882 шәхси ярдәмче хуҗалык субсидия алган. Ярдәмнең төп юнәлеше - савым сыерларын тоту, бу максатларга 534 млн сум каралган. 347 млн сумга 19 мең гариза кергән, шулардан 2 мең гариза буенча субсидия бирү кире кагылган. Баш тартуның төп сәбәпләре - чыгымнарны раслый торган документлар булмау.
Марат Җәббаров Әтнә, Апас, Арча, Алексеевск, Балык Бистәсе, Тәтеш, Теләче муниципаль районнарында гаризалар бирү буенча яхшы эш алып барылуын билгеләп үтте, аларда, сыерлар саныннан чыгып, сыерларның 70 процентына һәм аннан да күбрәккә субсидияләр алынган.