Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы гражданнарның чыгымнары өлешен каплауга алардан гаризалар кабул итүнең икенче этабын уздыру турында игълан итә:
- өч яшьтән зуррак булган бияләрне асрауга бер бия өчен 5 мең сум исәбеннән, https://agro.tatarstan.ru/podderzhka-lph-na-soderzhanie-kobil-starshe-3-h.htm;
- сөтчелек юнәлешендә кече фермалар төзүгә: 8 һәм аннан күбрәк сыер өчен сөтчелек фермасына - 1 млн. сум исәбеннән, 5 сыердан башланган сөтчелек фермасына - 500 мең сум исәбеннән,
https://agro.tatarstan.ru/podderzhka-lph-na-stroitelstvo-mini-ferm-molochnog.htm.
Гариза һәм документлар тапшыру вакыты: 2025 елның 6 октябреннән 16 октябренә кадәр.
Документлар “Минем субсидияләр” (”Мои субсидии”) системасы аша электрон рәвештә кабул ителә.
Төгәлрәк мәгълүмат алу өчен телефон: 8(843) 221-76-88 (8801).
Шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» илкүләм проекты максатларына һәм бурычларына туры килә.