Авыл хуҗалыгы җирләреннән нәтиҗәле файдалану проблемалары буенча профильле комитет утырышында фикер алыштылар

2025 елның 24 сентябре, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитетының һәм Комитет каршындагы Эксперт советының күчмә уртак утырышы булды. Аннда парламентарийлар Татарстанда авыл хуҗалыгы җирләреннән файдалану өлкәсендә хокук куллану практикасы мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Моннан тыш, комитет утырышында республиканың Экология кодексына һәм җир асты байлыкларыннан файдалану өлкәсендәге аерым мәсьәләләрне җайга салу турындагы республика законына үзгәрешләр кертү турындагы закон проекты каралды. Утырышны Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев үткәрде.

Татарстанда туфрак уңдырышлылыгының торышы турындагы нотык белән «Татарский» агрохимия хезмәте үзәге» ФДБУ директоры Әнәс Локманов чыгыш ясады. «Республиканың гомуми мәйданы 6 млн.783 мең га, ә шуның 4,5 млн. гектары диярлек авыл хуҗалыгы җирләре, - дип билгеләп үтте Әнәс Локманов. - Республикада миллион гектардан артык әче туфрак исәпләнә, бу тикшерелгән чәчүлек мәйданының 44% тәшкил итә. Әче туфрак авыл хуҗалыгы культураларыннан даими рәвештә югары уңыш алуны чикли торган төп факторларның берсе булып тора».

Әнәс Локманов туфракның уңдырышлылыгы кимү проблемасына аерым тукталды. “Татарстанның 125 авыл хуҗалыгы предприятиесе “туфракның уңдырышлылыгын сизелерлек киметү” критериена керәләр, - дип ассызыклады ул. - Ел саен без 20 мең гектарга якын шундый җирләрне ачыклыйбыз. Шул ук вакытта безнең Краснодар, Ставрополь, Ростов-Доннан хезмәттәшләребез аларда мондый мәйданнарның бер гектар да булмавы турында сөйлиләр”.

Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары Нәҗип Хаҗипов ни өчен Татарстанның төньяк районнарында, аерым алганда, Кукмара һәм Саба районнарында туфракның уңдырышлылыгы кимү күбрәк булу белән кызыксынды. «Бу районнарда рельеф тигезле-тигезсез, дулкынлы-калкулыклы җирләр, шуңа монда туфрак эрозиясе көчле һәм җирләр күбрәк юылуга дучар”, - дип билгеләп үтте Әнәс Локманов.

Туфракның уңдырышлылыгы кимү һәм аның туклыклы элементлары югалу проблемасының актуальлеген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының игенчелек тармакларын үстерү бүлеге башлыгы Ирек Садыйков та билгеләп үтте. “Татарстанда 2019 елдан авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре өчен минераль ашламалар сатып алуга чыгымнар өлешен субсидияләү программасы гамәлдә, - дип билгеләп үтте Ирек Садыйков. - Сыек ашламалар тизрәк үзләштерелгәнгә күрә, соңгы елларда ашламаларның сыек формасын куллану тенденциясе артты. Бу чыгымнарны шактый киметергә һәм минераль тукландыруны оптималь балансларга мөмкинлек бирә”.

Комитет утырышында Татарстанда «Авыл яши – Деревня живет» проектын гамәлгә ашыру турында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рөстәм Гайнуллов сөйләде.

Проект 2023 елдан бирле республиканың дүрт пилот районында: Әгерҗе, Апас, Баулы һәм Балтач районнарында гамәлгә ашырыла. “Аның максаты - авыл эшкуарларына агробизнеска ярдәм итү рәвешләре турында һәм иң яхшы практик технологияләрне куллану хакында мәгълүмат бирү, - дип билгеләп үтте Рөстәм Гайнуллов. - Әлеге проект, барыннан да элек, авылларны саклап калуга һәм торгызуга, кече һәм урта эшкуарлыкның конкурентлык сәләтен арттыруга һәм авыл хуҗалыгының төрле юнәлешләре буенча мәгълүмати методик база булдыруга юнәлдерелгән. 35 юнәлешне үз эченә алган укыту программасы эшләнде. Укулар тематикасы дәүләт тарафыннан җайга салу һәм дәүләт ярдәме чаралары, икътисад һәм фермер хуҗалыгына идарә итү, агробизнес алып баруның практик юнәлешләре турындагы мәсьәләләргә кагылышлы”.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Икътисад министрлыгы һәм Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы белгечләрен җәлеп итеп, 2023 елдан 2025 елга кадәр республика районнарында яшәүчеләр өчен видеоконференцэлемтә (ВКС) форматында 10 тематик дәрес үткәрде. «Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы әлеге проектны барлык районнарга да җиткерүне дәвам итәчәк», - дип ассызыклады министр урынбасары.

Шунда ук комитет утырышында парламентарийлар ТР Экология кодексының 45 статьясына һәм Җир асты байлыкларыннан файдалану өлкәсендәге аерым мәсьәләләрне җайга салу турындагы республика законының 10 статьясына үзгәрешләр кертү турындагы проектны карадылар. Закон проекты контроль органга уздырылган контроль чаралар нәтиҗәләре буенча ачыкланган мәҗбүри таләпләрне бозуларны бетерү турында тикшерелүче зат белән алдан элемтәгә кермичә генә күрсәтмәләр бирү вәкаләтен беркетергә тәкъдим итә. Хәзерге вакытта контроль органы мәҗбүри таләпләрне бозуга юл куймауны булдырмау кирәклеге турында кисәтүләр генә куллана. Мондый кисәтүләр профилактик характерда була һәм бары тик таләпләрне үтәү өчен чаралар күрергә генә киңәш ителә. Аларда белешмәләр бирү буенча йөкләмәләр куелмый, һәм аларны үтәмәгән өчен турыдан-туры җәзага каралмый.

“Күрсәтмәләр бирү хокукын закон дәрәҗәсендә беркетү экология өлкәсендәге хокук бозуларга игътибар бирүнең нәтиҗәлелеген арттырырга ярдәм итәчәк, дип саныйбыз”, - дип билгеләп үтте ТР экология һәм табигать ресурслары министрының беренче урынбасары Илнур Гобәйдуллин.

Закон проекты Дәүләт Советының якындагы утырышында беренче укылышта каралачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International