Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рөстәм Гайнуллов рәислегендә Үзбәкстан Республикасы делегациясе белән эшлекле очрашу узды.
Анда шулай ук «Красный Восток» ИК» ҖЧҖ генераль директоры Рушан Хәйретдинов, «Эдельвейс Групп» АҖ генераль директоры Ленар Хәсәнов, «КВ Агро» АҖ генераль директоры Ирина Вәлиева, «Красный Восток» агрохолдингы» АҖ финанс директоры Екатерина Уткина катнаштылар.
Делегация составына Фергана өлкәсе хәкиме урынбасары Нуриддин Мамажонов, Үзбәкстан Республикасының Казандагы Генераль Консуллыгының беренче секретаре Камол Давронов, БДБ илләре һәм Россия Федерациясе белән сәүдә-икътисадый һәм инвестиция багланышларын үстерү мәсьәләләре буенча Фергана өлкәсе хәкиме киңәшчесе Тимур Суренин, инвестиция программаларын эшләү һәм мониторинглау бүлеге башлыгы Вахобжон Хошимов керде.
Рөстәм Гайнуллов кунакларны республиканың экспорт куәте белән таныштырды һәм Татарстанның агросәнәгать комплексы мөмкинлекләре турында сөйләде.
Яклар агросәнәгать комплексында сәүдә-икътисадый элемтәләрне ныгытуның мөһимлеген ассызыкладылар һәм «Экспорт» илкүләм проектына ярдәм итү буенча уртак хезмәттәшлек перспективаларын билгеләделәр.
Очрашу барышында катнашучылар Үзбәкстан Республикасы территориясендә җиләк-җимеш-яшелчә эшкәртү предприятиесен урнаштыру мөмкинлекләре турында фикер алыштылар. Кунаклар шулай ук Татарстаннан Үзбәкстанга «Хәләл» стандарты буенча мөгезле терлек эре ите һәм азык-төлек продуктлары китерү белән кызыксындылар.