Татарстан аграрийларына агрометеостанцияләр челтәренә керү мөмкинлеге бирелде

2025 елның 18 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүген «Kazan Digital Week — 2025» халыкара форумы кысаларында «Ростелеком» ГАҖ катнашында «Агрономиядә инновацияләр: Татарстанда агрометеостанцияләр челтәре булдыру” темасына матбугат конференциясе узды.

Анда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов, «Ростелеком» ГАҖнең Татарстан Республикасы филиалы директоры Павел Гонцов, «РИВЦ» АҖ генераль директоры Нияз Хәлиуллин һәм «Агропромцифра» АҖ генераль директоры урынбасары Петр Угрюмов катнаштылар.

Татарстан Республикасында агымдагы елда «Агрометеомониторинг» пилот проекты старт алды, ул Россиядә агрономия һәм метеорология өлкәсендә иң эре һәм киң күләмле проект булып тора. Әлеге проект кысаларында төбәктә 100дән артык метеорология станциясе эшләячәк, алар һава шартлары турындагы белешмәләрне җыярга һәм анализларга мөмкинлек бирәчәк.

Бүгенге көнгә беренче чираттагы төзелеш тәмамланган: 44 метеостанция белешмәләрне реаль вакыт режимында тапшыра һәм алар хуҗалыклар эшендә файдаланыла. Хәзер икенче чиратны төзү бара - бу тагын 58 станция. Нәтиҗәдә, челтәр республиканың барлык районнарын да колачлаячак, җирле һава торышы белешмәләрен төгәл кырга кадәр өзлексез җыюны һәм тапшыруны тәэмин итәчәк.

Ленар Гарипов, автоматлаштырылган метеостанцияләр челтәрен гамәлгә кертү һава һәм туфрак температурасын, дымлылыкны, атмосфера басымын, җил тизлеген һәм юнәлешен, явым-төшем интенсивлыгын һәм ультрафиолет нурланыш дәрәҗәсен, һава торышының төп параметрларын реаль вакыт режимында күзәтергә мөмкинлек бирәчәк, дип билгеләп үтте.

Павел Гонцов әйтүенчә, проектның төп идеясе-алынган метеомәгълүматлар нигезендә аграрийларга авыл хуҗалыгы эшләрен башкару буенча тәкъдимнәр биреләчәк, алар куркынычларны киметергә мөмкинлек бирәчәк. Моннан тыш, метеомониторинг инфраструктурасы куркыныч табигать күренешләрен объектив рәвештә теркәргә мөмкинлек бирсен өчен мөмкинлек эшләнә, бу иминият очракларын раслау проблемасын хәл итәчәк.

Нияз Хәлиуллин, проект һәр кыр дәрәҗәсендә һава торышын даими мониторинглау өчен инфраструктура булдыра һәм вакытында агротехнололик карарлар кабул итү өчен нигез булачак, дип ассызыклады. Бу челтәр ярдәмендә хуҗалыклар җирле метеобелешмәләр алалар, алар аграрийларга агротехник эшләрне төгәлрәк планлаштырырга мөмкинлек бирә.

“Без аграрийларга оператив метеобелешмәләргә юл ачтык - хәзер алар системаны актив сынап карыйлар. Безнең проект Россиядә иң эреләрнең берсе һәм республиканың бөтен территориясен колачлый", - диде ул.

«Kazan Digital Week — 2025» форумында агросәнәгать комплексын цифрлаштыру трендлары һәм «Белешмәләр икътисады һәм дәүләтне цифрлы трансформацияләү” илкүләм проектына ярдәм йөзеннән авыл хуҗалыгында инновацияләр турында фикер алышалар.

Иртәгә «Агросәнәгать комплексында фән һәм технологияләр: цифрлы трендларны һәм чишелешләрне анализлау» дигән түгәрәк өстәлдә катнашырга мөмкин.

Ул 1 нче залда 09:00 сәгатьтә башлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International