Татарстанда Kazan Digital Week-2025 халыкара форумы ачылды

2025 елның 17 сентябре, чәршәмбе

Бүген Казанда Kazan Digital Week – 2025 халыкара форумы ачылды. Форум һәм махсуслаштырылган күргәзмә «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәге мәйданчыгында уза (2025 елның 17-19 сентябре).

Ачылу тантанасында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россиянең цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры урынбасары Олег Качанов һәм Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов катнашты.

Исегезгә төшерәбез, Kazan Digital Week инде алтынчы мәртәбә уздырыла.

Бу чара елдан-ел киңрәк һәм әһәмиятлерәк була бара, дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов, чарада катнашучыларны сәламләп.

Форумда Россиядән катнашучылар да, чит ил кунаклары да бар. Дөньяның 75 иленнән якынча 20 мең катнашучы теркәлгән. Алар шул исәптән Беларусь, Һиндстан, Кытай, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Төркия, Казахстан, Үзбәкстан илләреннән һәм башкалардан.

Рөстәм Миңнеханов, форумда 10 төп тема күтәреләчәк, дип искәртеп узды.

Көн тәртибендә төп тема барлык тармакларны үстерү драйверы буларак ясалма интеллект булдыру һәм аны гамәлгә кертү каралган. 140тан артык чара узачак, алар арасында: Россия Цифрлы үсеш министрлыгының стратегик сессияләре, төрле өлкәләрдә (дәүләт идарәсе, медицина, транспорт, мәгариф, төзелеш) ясалма интеллект кертүнең реаль кейсларын презентацияләү, блокчейн-технологияләр һәм криптоиндустрия форумы (Kazan Cryptoforum 2025), конференцияләр, секцияләр, хакатоннар, вебинарлар.

Шулай ук мини-роботлар көрәше, махсус хәрби операция (СВО) ветераннары катнашында мәгълүматны яклау турниры һәм башкалар узачак.

7 мең кв. м мәйданлы күргәзмә экспозициясендә Россиянең һәм чит илләрнең алдынгы 302 IT-компанияләре һәм стартаплары үз чишелешләрен күрсәтәчәкләр.

Kazan Digital Week – 2025 форумы цифрлы трансформация өлкәсендә перспектив тенденцияләр һәм алдынгы тәҗрибәләр турында фикер алышу, казанышларны һәм технологик чишелешләрне күрсәтү, тармак лидерлары һәм бөтен дөнья инноваторлары арасында тәҗрибә алмашу өчен нәтиҗәле мәйданчык булыр, дип көтелә.

«Kazan Digital Week - 2025» форумында агросәнәгать комплексын цифрлаштыру трендлары һәм «Белешмәләр икътисады һәм дәүләтне цифрлы трансформацияләү» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән авыл хуҗалыгында инновацияләр турында фикер алышачаклар.

Авыл хуҗалыгында һәм дәүләт идарәсендә цифрлы технологияләр юнәлеше буенча түбәндәге темалар буенча түгәрәк өстәлләр уздыру планлаштырыла: «Хуҗалыкны ясалма интеллект белән яңа дәрәҗәгә чыгарабыз», «Цифрлы технологияләр нәтиҗәлелек сагында», «АПКны цифрлаштыруга дәүләт ярдәме», «Төгәллек кайда — уңыш шунда: яңа буын агрономиясе» һәм «Агросәнәгать комплексында фән һәм технологияләр: цифрлы трендларны һәм чишелешләрне анализлау».

"Ышанам, без мөһим темалар буенча фикер алышырбыз. Татарстан мондый чаралар өчен шартлар тудырырга әзер. Хуш киләсез!"- диде Рөстәм Миңнеханов.

Россия цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры урынбасары Олег Качанов, үз чиратында, форум инде ничә еллар буена цифрлы үсеш өлкәсендә елның төп вакыйгаларыннан берсе буларак үзенең әһәмиятен раслый, дип ассызыклады.

"Цифрлар да шуны күрсәтә. Мәйданчык халыкара статуска ия. Һәм иң мөһиме, ул иң яхшы тәҗрибәләр алмашуга ярдәм итә", - диде Олег Качанов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International