"Kazan Digital Week-2025" кысаларында профильле фәнни-мәгариф һәм инновацион мәйданчыкларда була аласыз

2025 елның 27 августы, чәршәмбе

2025 елның 17-19 сентябрендә Татарстан Республикасы башкаласы Казанда «Kazan Digital Week — 2025» халыкара форумы узачак. Форумның миссиясе - фәнни-техник мәгълүмат алмашуга, импортны алыштыру һәм алга чыгу бурычларын нәтиҗәле хәл итәргә сәләтле фәнни-технологик активларны берләштерүгә, Россия Федерациясенең, халыкара хезмәттәшлектә лидерлык нигезе буларак, технологик суверенитетын һәм белешмәләр суверенитетын тәэмин итүгә ярдәм итү.

Форум кысаларында профильле фәнни-мәгариф һәм инновацион мәйданчыкларга техник визитлар сериясе уздырыла. Визитлар лабораторияләр һәм үзәкләр буйлап экскурсияләрне, цифрлы чишелешләр күрсәтүне һәм тармак вәкилләре белән эшлекле очрашуларны үз эченә ала.

Форумның рәсми сайтында тулырак мәгълүмат белән танышырга, шулай ук техник визитларга язылырга мөмкин:

http://kazandigitalweek.com/ru/site/events?types=0% 2C2.

18 сентябрьдә Агробиотехнопаркка - Казан дәүләт аграр университеты базасында агросәнәгать комплексының фәнни-технологик проектларын үстерү өчен булдырылган инновацион мәйданчыкка барырга мөмкин. Ул 211 гектар мәйданны били, шуның 5 гектары - укыту-фәнни, административ һәм җитештерү объектлары, ә калган 206 гектары (180 гектар сугарулы җирне дә кертеп) кыр тикшеренүләре һәм авыл хуҗалыгы культуралары орлыкчылыгы өчен файдаланыла.

19 сентябрьдә «Казан дәүләт аграр университеты» югары һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесенә техник визит булачак. Визит кысаларында АПКда технологик процессларны автоматлаштыру һәм роботлаштыру лабораториясен презентацияләү каралган. Лаборатория аграр тармагы өчен комплекслы цифрлаштыру һәм кадрлар әзерләү өчен билгеләнгән. Ул роботлаштырылган машиналар, пилотсыз очу аппаратлары һәм авыл хуҗалыгы тармагы өчен программа чараларын эшләү һәм гамәлгә кертү белән шөгыльләнә. Эшнең төп юнәлеше - роботлаштыру, машина күзаллавы һәм ясалма интеллект.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International