Узган атна ахырында Саба муниципаль районының Шекше авыл җирлеге территориясендә умартачыларның «УмартаТуй - 2025» бәйрәме узды. Әлеге чара инде 6нчы мәртәбә уздырыла һәм елдан-ел ул киңәя генә бара. Бәйрәмне ачуда Саба муниципаль районының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Гафур Хәсәншин, Шекше авыл җирлеге башлыгы Радик Хәйретдинов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының умартачылык һәм аквакультура секторы мөдире Динард Гатауллин, «Игенче» ҖЧҖ җитәкчесе Алмаз Зарипов катнаштылар.
Бәйрәм үз тирәсенә умартачыларны, Татарстанның һәм Россиянең башка төбәкләреннән бал һәм умартачылык продуктларын яратучыларны җыйды. Умартачылар Башкортостан Республикасыннан, Оренбург өлкәсеннән, республиканың төрле районнарыннан килгән. Бәйрәм программасы быел киң һәм бай булды. Бәйрәмдә балны, умартачылык продукциясен дегустацияләү буенча комиссия оештырылган иде. Теләге булган һәркем балның тәмен һәм сыйфатын бәяли һәм үз бәясен бирә алды.
Чарада бал ярминкәсе оештырылган иде, анда умартачылык продукциясенең бик күп ассортименты — балның төрле сортлары (карабодай, чәчәк, юкә балы), перга, прополис, төрле дәвалау төнәтмәләре, умартачылык продуктларын эшкәртү юлы белән алынган препаратлар куелган иде.
Умартачылар һәм кунаклар өчен кызыклы конкурслар һәм ярышлар узды. Мәдәният хезмәткәрләре балалар катнашында кызыклы хореографик чыгыш күрсәттеләр, шулай ук мавыктыргыч осталык класслары оештырылган иде.
Барлык чыгыш ясаучылар әлеге чараның умартачылык продукциясен популярлаштыруда һәм рекламалауда мөһи млеген,районнарда һәм республикада умартачылыкны үстерүгә ярдәм итүен билгеләп үттеләр. Быел үз умарталыгыннан 20 тонна бал алган умартачы Данил Яруллинны аерым билгеләп үттеләр.
“2024 елда республикада товар балы 3,7 мең тонна җитештерелгән һәм бу күрсәткеч, Алтай краеннан һәм Башкортостан Республикасыннан гына калышып, республиканы Россия төбәкләре арасында 3нче урынга чыгарды”, - дип билгеләп үтте Динард Гатауллин.