Татарстан Республикасында бүгенгә 1 млн 228 мең га бөртекле культуралар мәйданының 691 мең гектары, ягъни барлык мәйданның 56%ы суктырылган, 2 млн 866 мең тонна ашлык җыелган, уртача уңдырышлылык – 41,5 ц/га.
Мондый мәгълүматларны бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров җиткерде
Киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Видеоконференцэлемтә режимындагы киңәшмәдә республиканың барлык муниципаль районнары катнашты. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Марат Җәббаров, узган 2 атнада 226 мең га мәйданда 886 мең тонна ашлык суктырылды, дип тәгаенләде. Көндәлек суктыру күләме һава шартларына бәйле.
Гидрометеохезмәт күрсәткечләренә караганда, август башыннан республика буенча уртача 69 мм дан артык явым булган, ә норма буенча 55 мм, дип билгеләнә. Кайбер районнар буенча бу күрсәткеч 80 мм.-дан артып китә. 17 метеостанциянең бишесендә «Туфрак кирәгеннән артык дымлы» дигән куркыныч күренеш теркәлгән, бу - Әлмәт, Мөслим, Бөгелмә, Зеленодольск һәм Тәтеш районнарында.
Кайбыч, Спас, Чистай районнарында барлык мәйданның 80%ы суктырылган.
Урып-җыю эшләре башланганнан бирле хуҗалыклар читтән 284 комбайн яллаганнар, шул исәптән соңгы ике атнада 18 берәмлек (Ставрополь краеннан, Мәскәү өлкәсеннән, Ростов өлкәсеннән).
Республиканың барлык районнары диярлек көзге культуралар чәчүгә кереште. 500 мең гектардан 66 мең гектар мәйданда көзге культуралар чәчелгән. Көзге рапс 25 мең га мәйданда чәчелгән. Беренче чәчелгән кырларында инде шытымнар күренә.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы, шушы көннәрдә «Русское поле-2025» бөтенроссия селекционерлар һәм орлыкчылар форумы узды, дип билгеләп үтте. Бу махсус чарада ике көн дәвамында Россиянең әйдәп баручы галимнәре, бизнес, мәгариф һәм хакимият органнары вәкилләре селекция һәм орлыкчылык мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Чарада Россиянең 17 төбәгеннән, шулай ук Белоруссия, Әрмәнстан, Таҗикстан, Үзбәкстан, Кыргызстаннан республикаларыннан вәкилләр катнашты. Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры Оксана Николаевна Лут катнашында узган пленар утырышы форумның төп вакыйгасы булды.
Аннары Марат Җәббаров 2024 елда һәм 2025 елның беренче яртыеллыгында Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы предприятиеләренең маркетплейслардагы эшчәнлеге нәтиҗәләре турында әйтеп узды.
2024 елда һәм 2025 елның беренче яртыеллыгы арасында Россиянең электрон сәүдә мәйданчыкларында Татарстан җитештерүчеләренең артуы күзәтелә. Мәсәлән, 2020 елдан «Свое Родное» цифрлы платформасы (Россельхозбанктан) уңышлы эшләп килә. Бу платформада Россия Федерациясендә 2025 елның беренче яртыеллыгы йомгаклары буенча 4 мең сатучы эшчәнлек алып бара, 98 мең төрле товар сатыла.
Товарларның төп төрләре - ит һәм сөт продукциясе, балык ярымфабрикатлары, бал, җиләкләр, яшелчәләр, икмәк-күмәч эшләнмәләре. Бу системада Кукмара, Алексеевск, Саба, Тукай, Балтач, Югары Ослан муниципаль районнары фермерлары актив эшлиләр.
2025 елның беренче яртыеллыгы йомгаклары буенча мәйданчыкта Татарстан Республикасыннан 405 авыл хуҗалыгы продукциясе сатучысы бар, 4400 төр товар куелган, 378 000 заказ үтәлгән, 43 000 сатып алучы булган.
Татарстан электрон мәйданчыкларда сату күләме буенча Россия Федерациясе төбәкләре арасында 9нчы урында тора. 2024 елда маркетплейсларда 33,8 млрд сумга товар сатылган, 2025 елның беренче яртыеллыгында - 24,0 млрд сумга.
Министр, Татарстан җитештерүчеләре продукциясен маркетплейсларда сатуның тотрыклы үсеше күзәтелә, дип ассызыклады. 2024 елда үсеш 2023 елга карата 96% булган, 2025 елның беренче яртыеллыгында үсеш 2024 елның шул ук чорына карата - 62%.
Иң күп сатыла торган товар - сөт, ит продукциясе, кондитер эшләнмәләре.
Республикада маркетплейсларда таныла торган Татарстан брендлары барлыкка килә һәм аларның саны арта бара.Болар, шул исәптән «Пестречинка», «Фабрика здоровых продуктов», «Махеев», Зеленодольск сөт комбинаты брендлары.
Электрон мәйданчыклардан һәм биржалардан файдалану авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен зур мөмкинлекләр ача, аларга үзләренең эшчәнлек нәтиҗәләрен күтәрергә һәм табышларын арттырырга ярдәм итә. Бу юнәлештә эш алга таба да дәвам итәчәк, диде Марат Җәббаров, чыгышын тәмамлап.