Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында «РОСТКИ: Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек» халыкара форумына багышланган брифинг узды. Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рөстәм Гайнуллов форумның республика агросәнәгать комплексын үстерү һәм Кытай Халык Республикасы белән партнерлыкны ныгытудагы әһәмияте турында сөйләде.
Рөстәм Гайнуллов, Кытай Халык Республикасы Татарстан Республикасы өчен агросәнәгать комплексы өлкәсендә стратегик партнер булып тора, дип билгеләп үтте. «Форум Татарстан белән Кытай арасында агросәнәгать комплексы өлкәсендә хезмәттәшлек итү өчен әһәмиятле платформага әйләнде», – дип ассызыклады Рөстәм Гайнуллов.
2024 ел йомгаклары буенча Кытай Халык Республикасына 41 млн долларлык Татарстан авыл хуҗалыгы продукциясе экспортланган. Төп позицияләр – көнбагыш һәм рапс мае, шоколад, печенье, джем һәм чөгендер түбе.
«РОСТКИ: Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек» халыкара форумы кысаларында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «Экспорт юнәлешендәге компанияләрен Кытай Халык Республикасы базарына чыгару» темасына сессия оештыра, анда экспертлар базар таләпләре, логистика, сертификация һәм дәүләт ярдәме чаралары турында фикер алышачак. Катнашучылар практик тәкъдимнәр алачаклар, уңышлы кейслар белән танышачаклар һәм Министрлык вәкилләренә һәм экспортерларга үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алачаклар.
Эшлекле программа кысаларында шулай ук Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан оештырылган «Авыл хуҗалыгы өлкәсендә партнерлык: Россия - Кытай перспективалары» темасына тагын бер сессия узачак. Сессиядә АПК продукциясе белән үзара сәүдә итү, экспорт перспективалары һәм Россия экспортерларының уңышлы кейслары турында фикер алышачаклар.
Хезмәттәшлекне үстерү һәм Татарстан проектларын Кытай Халык Республикасы базарына чыгару өчен PuE (Shanghai) innovation Incubator Management Сo компаниясе белән килешү имзалау планлаштырыла.
Татарстан Республикасы белән Кытай Халык Республикасы арасында тышкы икътисадый багланышлар актив үсә. Үзара файдалы мөнәсәбәтләр партнерлыкны ныгыта һәм «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проекты максатларына туры килә.