Ленинград өлкәсендә Россиянең XII ачык Сабан чемпионаты тәмамланды, анда илнең төрле төбәкләреннән һәм чит илләрдән 54 механизатор командасы катнашты. Эре агрохолдинглар һәм зур булмаган фермер хуҗалыклары вәкилләре сабан белән эшләүдә осталыкларын күрсәттеләр. Татарстан Республикасы конкурска үзенең иң яхшы ике механизаторын җибәргән иде, болар: Әтнә муниципаль районының Фәйзи Галиев ис. АХҖКыннан Ирек Галиев һәм Азнакай районының «Союз Агро» ҖЧҖеннән Эдуард Миңнегалин.
Ярышлар 2 августтан 10 августка кадәр барды, ярышлар барышынңа җир сөрүнең сыйфатына, технология үтәлешенә, шулай ук эшнең тизлегенә бәя бирелде. Катнашучылар заманча авыл хуҗалыгы техникасында ярыштылар, игенчелек өлкәсендәге соңгы казанышларын күрсәттеләр. Тәҗрибәле судьялар коллегиясе һәр участокны җентекләп бәяләде, төрле номинацияләрдә җиңүчеләрне билгеләде.
Ирек Галиев соңгы өч елда җиңүчеләр арасында абруйлы «Гран-при» номинациясендә 2нче урынны яулады. Аның осталыгы һәм күпьеллык тәҗрибәсе аңа югары класс күрстергә һәм көндәшләрен узып китәргә мөмкинлек бирде. Ирек Галиевның җиңүе - аның тырыш хезмәтенең һәм үз һөнәренә тугрылыгының лаеклы нәтиҗәсе.
«Татарстан механизаторларының чемпионатта катнашуы республика агросәнәгать комплексы өчен мөһим вакыйга булды. Бу - белгечләрнең югары дәрәҗәдә әзерләнүен күрсәтеп кенә калмыйча, башка төбәкләрдәге хезмәттәшләр белән тәҗрибә уртаклашу, шулай ук игенчелек өлкәсендәге яңа технологияләр белән танышу мөмкинлеге дә», - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рафаэль Фәттахов.