Татарстан делегациясе Сабан чемпионаты алдыннан “Петербург трактор заводы”нда булды

2025 елның 7 августы, пәнҗешәмбе

Бүген 12нче ачык Сабан чемпионатының бөтенроссия конкурсы кысаларында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рафаэль Фәттахов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе «Петербург трактор заводы»нда булды.

Делегация сәфәре заводның җитештерү цехлары белән танышу экскурсиясеннән башланды. Кунаклар ышанычлы һәм югары җитештерүчәнлекле техниканы булдыру процессында кулланыла торган заманча технологияләрне үз күзләре белән күрә алдылар. Инновацион эшләнмәләрне күрсәтүгә аерым игътибар бирелде.

Сәфәр кысаларында завод вәкилләре һәм Татарстанның авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре сөйләшүләр алып бардылар. Техник характеристикалар, техниканы эксплуатацияләү шартлары һәм сервис хезмәте күрсәтү турында фикер алыштылар. Завод вәкилләре, хезмәттәшлеккә әзер булуларын күрсәтеп, җентекле җаваплар бирделәр.

2025 елның 8 августында Татарстан делегациясе Россиянең 12нче ачык Сабан чемпионатына барырга планлаштыра. Анда алар «Петербург трактор заводы» АҖ, «ГОСМЕЛЬМАШ» ААҖ һәм «РОСАГРОЛИЗИНГ» АҖ стендларындагы авыл хуҗалыгының алдынгы технологияләре белән танышачаклар.

Чемпионатта булу тәҗрибә алмашу һәм яңа эшлекле элемтәләр урнаштыру өчен менә дигән мөмкинлек, бу, үз чиратында, Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгын үстерүгә, техника һәм җайланмалар җитештерүче алдынгылар белән хезмәттәшлекне ныгытуга ярдәм итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International