Татарстанда яңа уңышның беренче үрнәкләре азык-төлек максатларына туры килә

2025 елның 30 июле, чәршәмбе

2025 елның 28 июленә «АПКның Ашлык бәяләү үзәге» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы лабораториясе белгечләре дәүләт ашлык мониторингы кысаларында 82 мең тоннадан артык йомшак бодайны тикшерделәр, бу шушы көнгә республикада әлеге бөртекле культураның тулаем җыемыннан - 26% (315,9 мең тонна) һәм авыл хуҗалыгы җитештерүчеләреннән кергән бодай күләменең 48%ын тәшкил итә.

Урып-җыю эшләре башланган 15 июль көненнән бирле филиал вәкилләре Татарстанның 25 районында 130 ашлык пробасы алдылар һәм 1,8 меңнән артык тикшеренү уздырдылар, тикшерү нәтиҗәләре буенча, алынган бодай партияләре үрнәкләренең сыйфаты 3, 4 һәм 5 классларга туры килүе расланды.

Яңа уңышның 37,9% ы (31 мең тонна) 3 һәм 4 классларга кертелгән. Ашлык натурасы буенча иң яхшы күрсәткечләр 5 районда теркәлгән: Актаныш, Буа, Спас, Чистай һәм Чүпрәле районнарында.

– Җыелган бодайда җилем микъдары 26% тәшкил итә, җилемнең деформацияләнү индексы (ИДК) буенча сыйфат күрсәткечләре 80-90 берәмлек диапазонында, бу 3 һәм 4 класслар өчен II төркемгә туры килә, натура күрсәткечләре уртача 745 г/л, ашлыкның шомалыгы - 50%, чүп катнашмалары һәм корткычлар белгечләр тарафыннан табылмаган, - дип хәбәр итте «АПКның Ашлык бәяләзү үзәге» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы инспекциясе органы җитәкчесе Светлана Белова.

Сынаулар барышында лаборатория белгечләре ашлыкның түбәндәге сыйфат күрсәткечләрен билгеләделәр: бөртекле катнашмалар булу-булмавын, натурасын, шомалыгын, чи җилемнең сыйфатын һәм күләмен, протеинны, дымлылыгын; ашлыкны иминлек күрсәткечләренә (корткычлар белән зарарлану, үлгән корткыч бөҗәкләр белән пычрану), моннан тыш, зарарлы катнашмалар булуга (спорынья, триходесма седая, софора лисохвостая, вязель разноцветный, горчак ползучий һ.б.) тикшерделәр.

Филиал инспекциясе органы җитәкчесе аңлатуынча, бодайның классын билгеләү иң начар күрсәткечләр буенча башкарыла, монда дымлылык та, чүп катнашмасы да исәпкә алынмый, чөнки алар ашлык эшкәртелгәннән соң үзгәрә.   Яңа уңыш бодаеның сыйфатына соңгы бәя урып-җыю кампаниясе тәмамланганнан соң, агымдагы елның ноябрендә, килгән барлык ашлык пробалары лаборатор тикшерү узганнан соң, биреләчәк. Мониторинг Татарстан Республикасының барлык 43 муниципаль берәмлеген дә үз эченә ала.

Ашлыкка дәүләт мониторингы кысаларында 28 июньгә «АПКның Ашлык бәяләү үзәге» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалына авыл хуҗалыгы җитештерүчеләреннән яңа бодай уңышын тикшерүгә 190 мөрәҗәгать килде, аларның гомуми күләме 235 мең тоннага якын.

Якындагы айларда филиалның аккредитацияләнгән сынау лабораториясе белгечләре бодай җитештерүчеләрнең 100%ын да колачлауны һәм бу авыл хуҗалыгы культурасының тулаем барлык җыемыннан кимендә 67 мең тикшерү уздыруны планлаштыралар. Моның өчен аларга республика районнарында ашлык партияләре туплана торган урыннардан барлыгы 3,5 меңгә якын бодай пробасын алырга туры киләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International